+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2021, 11:40

Янгын сүндерелгән!

Ульяновлар урамында урнашкан Уфа нефть эшкәртү заводында кичә, 5 февраль кичендә, янгын чыккан иде.

Ульяновлар урамында урнашкан Уфа нефть эшкәртү заводында кичә, 5 февраль кичендә, янгын чыккан иде.

Яну турында хәбәр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә 23.10 сәгатьтә килгән, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бер торбаүткәргеч җайланмасында факел януы күзәтелгән. Икенче ранг бирелгән янгынны сүндерүдә 24 кеше һәм җиде берәмлек техника катнашкан. Бу хәл аркасында беркем дә зыян күрмәгән.

Ведомствр матбугат хезмәте белдерүенчә, 00.17 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр ачык януны локальләштергән һәм сүндергән.

- "Уфа нефть эшкәртү заводы"ның җитештерү мәйданында янгын бетерелде. Зыян күрүчеләр, халыкка куркыныч юк. Урында даими экологик мониторинг алып барыла. Төп производство штат режимында эшли, - дип аңлаттылар "Башнефть " компаниясе матбугат хезмәтендә.

фото: Башинформ
Читайте нас: