+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2021, 14:45

Юлларда - янә үлем

Коточкыч авария Туймазы районында булган.

Коточкыч авария Туймазы районында булган.

Бүген Туймазы районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Башкортстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, анда «Лада Калина» һәм "УАЗ" машиналары бәрелешкән.

«Лада Калина» пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда һәлак булган. Урында ашыгыч хезмәтләр һәм полиция хезмәткәрләре эшли. Тулырак мәгълүмат ачыклана.

ЮХХДИ хезмәткәрләре һава торышы начар булу сәбәпле юлларда водительләрдән игътибарлы булуын һәм юл кагыйдәләрен катгый үтәүләрен сорый. Аеруча тизлек режимына игътибарлы булырга кирәк.

Шулай ук, ерак юлда булганда вакыт-вакыт тәрәзә чистарткычларын кар-боздан һәм фараларны пычрактан арындырырга киңәш ителә.

Фото: Башинформ
Читайте нас: