+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2021, 15:15

Ак чәчәкләр тоткан аксыл чәчле кызны күрмәдегезме?

Уфада яшәүче Наталья Пономарева социаль челтәрләрдә күп еллар элек булган кайгылы хәл турында яза.

Уфада яшәүче Наталья Пономарева социаль челтәрләрдә күп еллар элек булган кайгылы хәл турында яза.

1989 елның августында 7 яшендә аның сеңлесе Алена югала. Кыз Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәре янында Петуховка бистәсендә юкка чыккан. Анда гаилә туганнары янына кунакка килгән.
Наталья сүзләренә караганда, 12 августта өлкәннәр әбиләренең туган көнен билгеләп үткән, ә балалар ихатада уйнаган. Аленаның юкка чыгуын беркем дә күрми калган. Аның юклыгы ачыклангач, әти-әниләре, якыннары эзләүгә керешә. Тик күрше урамда да, башка урыннарда да сабый табылмый. Аленаны озак эзлиләр, шул исәптән якындагы урманда да, хәтта вертолеттан күзәтү оештырыла, әмма бар да нәтиҗәсез кала.

- Урам башындагы йортта яшәүчеләр чәчәкләр тоткан кызны машина янында күреп кала, анда кара чәчле хатын-кыз һәм ир дә була, алар аның белән сөйләшеп тора. Аленаның исән-сау үсүенә ышанасы килә, ул аз гына булса да, нидер хәтерләргә тиеш, — дип яза Наталья.

— Без зәңгәр төстәге агач уенчык пианинонда уйнадык. Алена безне күрше урамдагы аланда чәчәкләр җыярга чакырды. Без баш тарттык, чөнки уен белән мавыктык. Алена берүзе киткән инде, күрәсең, — дип өсти хатын.

Хәзер Наталья Пономаревага 40 яшь, ә сеңлесенә 38,5 яшь тулырга тиеш. Алена документлары буенча - Скобелева Елена Георгиевна, бәлки аның исеме хәзер башкадыр. Балачакта аның чәчләре аксыл һәм туры була. Наталья Алена яки аны белгән берәрсе бу тарихны укыр һәм туганнар табышыр дип өметләнә.

Фото: proural.info


Читайте нас: