Кушнаренколылар хәсрәттә...
17 яшьлек Дмитрий Десяткин Уфада хәбәрсез югалган. Егетнең фотосурәте социаль челтәрләр аша таратыла. Билгеле булганча, ул гыйнвар аенда көтмәгәндә юкка чыккан. Туганнары сүзләренә караганда, алар аны соңгы тапкыр туган авылы Кушнаренкода каникул вакытында күргән. Ул кире шәһәргә китән һәм югалган.
"Гыйнварда соңгы тапкыр аны туганнары Кушнаренкога кайткач күргән. Шул вакыттан бирле телефоны сүнгән, укуда күренмәгән. Уфада булырга мөмкин, дип фаразлыйбыз. Туганнары да, дуслары да, танышлары да, курсташлары да берни белми», - дип хәбәр иттеләр Дмитрийның якыннары.
Алар сөйләвенчә, ул элек беркайчан да кисәтүсез югалмаган. Егет үзе автотранспорт колледжында укый. Әмма аны гыйнвардан укуда күрмәгәннәр.
"Ул минем энем, һәм мин аны яхшы беләм. Ул кисәтмичә беркая да китмәс иде. Бәлки, аны алдап алып киткәннәрдер, башта нинди генә уйлар юк...", - дип сөйли аның абыйсы.
Дмитрий Десяткинның буе 170 сантиметр, күзләре коңгырт, чәчләре саргылт.
Джинс чалбар, мех капюшонлы кара куртка кигән була.
Дмитрий турында нинди дә булса мәгълүматыгыз булса, ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына (112) яки аның туганнарына (8-917-342-70-82) шалтыратыгыз.
Фото: "ВКонтакте"