Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2021, 13:20

Алсу күзлек

(Шаян хикәя)

(Шаян хикәя)
Мин үзем светофорга ышанам. Яшел төс күзен кыскан икән, димәк, “атла, үт!” дигән ишарәсе. Як-якка каранып та тормыйм, юлны аркылы чыга башлыйм. Ә нигә? Яшел ут шуның өчен янган түгелме соң? Шулай булгач, гафу итегез, каранып торып, вакытымны сарыф итмим. Моңа кадәр аркылы килгәннәре булмады, шөкер. Тик бу юлы ниндидер сиземләү көче мине туктап калырга мәҗбүр итте. Карасам, машина өстемә менеп бара! Тәрәзә аша машина хуҗасының сөйләгәнен колагым ишетмәсә дә, йөзенә карап чамаладым. Дөрес, нәкъ сез уйлаганча – мине аты-юлы белән сүгә. Шок хәлендә, әле нәрсә булганын ныклап аңлап та бетмәгән килеш, юлны аркылы чыгып беттем. Шунда берәүнең: “Ханым, күзлегегезне югалттыгыз бугай, алыгыз әле”, – дигән тавышына әйләнеп карасам, урта яшьләрдәге ир-ат миңа күзлек сузып тора. “Рәхмәт, ләкин бу күзлек минеке түгел”, – дип күпме генә кире каксам да, аны ышандыра алмадым. “Сезнең сумкагыздан төшкәнен үз күзләрем белән күрдем, алыгыз”, – дип, көчләп дигәндәй кулыма тоттырды да, гаип тә булды. Барби курчагына кидерә торган кебек алсу күзлекне кулларымда әйләндереп тордым-тордым да, аптырап, сумкама салып куйдым. Кичә сеңлемдә кунакта булган идек, әллә кечкенә кызы салып җибәргәнме? Күзлекне салып куйдым да, оныттым да!
Мин бер оешмада кече хезмәткәр булып эшлим. Дүшәмбе иртәсендә, гадәттә, бүлек җитәкчебез Фәлән Фәлән улы безне җыеп, үткән эш атнасына йомгак ясый. Төрлечә уза бу җыелышлар. Начальниклар атна башында кирәгеңне киертмәсәләр, ашаганнары аш, эчкәннәре су булмый аларның. Безнекенең, шуңа өстәп, сүгенә торган гадәте дә бар әле, җитмәсә. Бүген “өлеш” алу чираты минеке булып чыкты. Җитмәсә, күзлегемне таба алмый изаланам. Хатын-кыз сумкасының эчендә ни генә юклыгын чамалыйсыз инде! Төбенә кадәр төшкәч, ниһаять, күзлекне тартып чыгардым. Тик ул, шайтан алгыры, теге алсу күзлек булып чыкты. Каушаудандыр инде, киеп тә куйдым. Куркып кына бүлек җитәкчесенә карыйм. Бәй... каршымда бөтенләе белән икенче кеше тора. Киеме, килеш-килбәте нәкъ министр диярсең! “Я саннарны әйтеп бирәсезме?” – дип, тавыш күтәрми генә сорый бу. Мин дә җиңел генә җавап бирәм. Икенче көн тәртибенә күчәбез диюенә, котылдым дип җиңел сулап, күзлегемне салам. Шул минутта ук нәчәлникнең гөбедән чыккан кебек тавышы колакларны ярып үтә: “Нигә җавап бирмисез, дим!” Карасам, теге яхшы костюмы урынына, иске кәчтүме дә, атнасына бер тапкыр да үтүк күрмәгән чалбары. Күзлекне киеп, саннарны барлыйм. Нәрсә соң бу, саташаммы әллә, чуктай киенгән Фәлән Фәлән улы, сүз әйтергә дә ирек бирми: “Бик яхшы, бик яхшы!” – дип, мине мактап тора. Шунда ничектер башыма бер уй сукты – әллә, мәйтәм, бу алсу күзлек могҗизага ияме?!
Көн буе эксперимент уздырдым. Күзлекне кисәм, бөтенебез тик эш белән генә мәшгуль. Салдым исә, беребез чәйгә ябышкан, икенчебез телефон аша танышы белән гөрләшә, өченчебез үз йомышы белән бинадан ук чыгып киткән. Әһә, димен, җәфалыйм әле боларны бераз, күзлекне салмыйча.
Төшке аш вакытында ашханәгә, әлбәттә, алсу күзлектә бардым. Иң беренче күзгә ташланган нәрсә – чиратның эзе-әсәре дә юк. Залда уңайлы итеп тезеп куелган өстәлләрдә телефон аша алдан җибәреп куелган заказ-ризыгың көтеп тора. Тамак ялгаганнан соң, саф һава сулап керергә дә вакыт кала. Күзлегемне салырга курыктым, төшке ашсыз кала күрмим тагын!
Иң кызыгы – өйдә нинди сюрпризлар көткәне. Дөрес, ишек ачып кергәндә алсу күзлектә түгел идем. Шуңа күрә, бар да элеккечә: ирем телевизор каршында, балалар ноутбук артында. “Минуточку!” – димен, эчтән генә урысчалап, хәзер “перестройка” башланачак! Күзлекне и эзлим, и эзлим, һич кенә дә табып булмый бит. Эштән кайтканда автобуска утыргач, бер киеп салганымны да хәтерлим, югыйсә. Кесә караклары эше дияр идең, акча янчыгы урынында. Аптырадым, бөтен әйбер бар, күзлек юк!
Иптәшләр, борыныгызны бик күккә чөеп йөрмәгез әле, бәлки, алсу күзлекне берәрегез табып алыр.
Люция Әблиева.
Читайте нас в