+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2021, 21:35

Хезмәтләр электрон төргә күчә

Республика Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә дәүләт милке чикләнмәгән җир биләмәләре белән эш итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Республика Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә дәүләт милке чикләнмәгән җир биләмәләре белән эш итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр иткәнчә, урындагы үзидарә турындагы республика законына кабул ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, 2021 елның 1 гыйнварыннан министрлык хокукый чикләнмәгән җирләрне файдалануга бирү хокукын алган. Аның структурасында территориаль бүлекләр белән эшләү һәм республика районнары һәм шәһәрләре буенча бүлекләр, шулай ук Уфа буенча Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе кергән урындагы үзидарә органнары белән эшләү идарәсен оештырылган.
- Хәзер без дәүләт хезмәтләрен җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә халыкның ихтыяҗларына һәм уңайлыкларына йөз тоткан электрон төргә күчерәбез, - диде Наталья Полянская. - Әйтик, 2020 елда гариза бирү мөмкинлеге өчен форманы һәм аңа теркәлә торган җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша 17 төрле хезмәт күрсәтүне оештыру-техник әзерлек стадиясенә җиткердек.

Быел министрлык электрон төргә тагын тугыз дәүләт хезмәтен күчерүне планлаштыра, шуларның дүртесе - яңа төр.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: