-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2021, 16:00

Сабыегыз алдашса...

Балагызның ялганлавын сизгәч тә аның белән күзгә-күз карап сөйләшеп, бу мәсьәләне хәл итәргә тырышыгыз.

Балагызның ялганлавын сизгәч тә аның белән күзгә-күз карап сөйләшеп, бу мәсьәләне хәл итәргә тырышыгыз.
Моның өчен бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз. Баланың бу турыда ничек фикер йөртүе белән кызыксыныгыз. Кече яшьтән үк аңа алдашуга карата тискәре карашыгызны сеңдереп килегез. Алдакчыларның ышанычсыз кеше икәнлеген, андый кешегә шикләнеп караячакларын аңлатыгыз.
Дөрес сөйлиме-юкмы икәнлеген ачыкларга тырышып, аңа сораулар бирмәгез. Әгәр дә дәрес калдыруын белә торып, «Бүген дәресләр ничек үтте?» дигән сорауга ул, әлбәттә, алдашып җавап бирәчәк. Иң әйбәте: «Бүген сыйныф җитәкчесе шалтыратып, синең дәрескә килмәвеңнең сәбәбе белән кызыксынды. Миңа бик оят булды», – дию белән чикләнергә кирәк. Сораулар биреп җәфаламыйча, күңелегездәге яхшы теләкләрне ешрак кабатлагыз, мисаллар китереп, аның башын катырмасагыз, күп уңышларга ирешерсез.
Шуны да уйлап карыйк: бәлки, без балаларыбыздан күпне таләп итәбездер, аларга үзаллы булырга юл куймыйбыздыр? Алар үсә, ә без һаман үзгәрмибез, аларга ышанмыйбыз, һәр адымнары өчен борчылып, мөстәкыйльлеккә киртә куябыз.
Дөресен әйттерергә теләп, кайбер ата-ана физик көч куллана. Нинди дәрәҗәдә гаепле булуы белән кызыксынып та тормый, балага каты җәза бирә. Билгеле табиб Бенджамин Спок үзенең «Бала һәм аны тәрбияләү» дигән китабында «Физик җәза балада мондый уй тудыра: «Кем зуррак һәм көчлерәк, шул һәрвакыт үз максатына ирешә, хәтта дөреслек аның ягында булмаса да» - дип язган. Шуның өчен җәза бирүдән сак булыгыз! Ул курку тудыра. Ә бу, үз чиратында, тагын да ялганларга мөмкинлекләр ача. Җәза гаепнең нинди булуыннан чыгып бирелергә тиеш.
Үзегезгә карата баланың ышанычын югалтмагыз. Әгәр дә хөрмәт, ихтирам яулагансыз икән, балагыз сезне бервакытта да алдамас.
Фото: YouTube
Читайте нас: