Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елга Юлламасында республиканың күп кенә күренекле кешеләре арасында 94 яшьлек сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Бәләбәй шәһәренең шәрәфле шәхесе Габдрәүф Гәрәевның шәхесенә, аның каһарманлык, ватанпәрвәрлек үрнәгенә аерым игътибар юнәлтте.
Габдрәүф Сәлахетдин улы Гәрәевны хәрби хезмәткә 1943 ел ахырында алалар. Аңа 17 яшь була. Бу вакытка сугышта әтисе һәм абыйсы Мөнәвир дә була. Егеттә техникага мәхәббәт армиядә туа. Крестьян гаиләсеннән чыккан, гомергә машина күрмәгән егетне танкистлыкка укырга җибәрәләр. Биредә ул иң яхшы курсантлар исәбендә була. Укуын тәмамлагач, хәрби часть вәкил-ләре аны беренчеләрдән булып, Көнбатыш Белоруссиягә озаталар.
Фронтка киткәндә ул абыйсы белән күрешә алачагын фаразлый да алмый, әмма 1943 елның җәендә алар Варшава юнәле-шендә очраша. Туганнар ике сә-гатькә якын аралашырга өлгерә. Бәхеткә, сугыштан әтиләре дә, Габдрәүф белән Мөнәвир дә исән-сау кайталар. Габдрәүф өчен сугышта иң авыры – урыс телен белмәү була. Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында туып-үскән егет әкренләп бу авырлыкны да җиңеп чыга. Сугышта ул танк экипажының механик-йөртүчесе була. Беренче сугышчан чыныгуны Варшава янында ала.
– Танк үз юлында барысын да кыра, изә торган көчле, кодрәтле корал, ләкин аның эчен-дәге экипаж бик якланмаган. Чөнки снаряд яки граната тигән очракта, танктан мөстәкыйль рәвештә чыгып булмый. Шуңа фронтовиклар аны “тимер кабер” дип атый иде. Экипажның хәле команданың көйле булуына бәйле. Минем вазыйфаларга хәрби машинаның маневрлыгын тәэмин итү, хәрби тәртиптә урын сайлау, сугыш алып бару өчен иң яхшы шартлар тудыру керә иде. Иң кызу сугышларның берсе Польша башкаласы Варшавадан 35 чакрым ераклыктагы Радзымин шә-һәре янында фашистларның танк дивизияләренә каршы алыш булды. Анда немецларның “Викинг” һәм “Үле баш” дип аталган дивизияләре катнашты. Бу “иттарткыч”та яраланып һәм контузия алып булса да исән калдым, – дип искә ала Габдрәүф Сәлахетдин улы.
Хәрби тарихчылар мәгълүматларына караганда, әлеге бәрелештә 200 меңгә якын совет солдаты һәлак булган. Габдрәүф Гәрәев идарә иткән “Т-34” танкына да ядрә тиеп, ут каба, ул аннан үзен ничек чыгаруларын да хәтерләми. Госпитальдә генә аңына килә.
Яраланган, умыртка сөяге зыян күргән, кабыргалары сынган Габдрәүф Гәрәев авыр контузия белән берничә ай Минскида дәваланып, Җиңүне дә шунда каршылый. Сугыштан соң Белоруссиядә 157нче бригада составында танкка каршы орудие командиры була. Анда да тыныч булмый, сугыштан соңгы елларда Көнбатыш Украина территориясендә генә түгел, Белоруссиядә дә бандерачылар хәрәкәте көчәя. Фашист-ларны җиңгән күп кенә егет һәм кызлар бандерачылар кулыннан һәлак була. Габдрәүф Гәрәев 1951 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Хәзер ул Бәләбәй шәһәрендә яши, аңа 94 яшь.
Бөек Ватан сугышы ветераны гомер буе сугышта йөргән легендар “Т-34” танкын сагынып яши. Ниһаять, ул хыялы да тормышка ашты. Узган ел Башкортстан Хөкү-мәте ярдәме белән ул Ырынбур өлкәсенең Тоцк полигонында булды. Анда ул мотоукчылар бригадасы танклары экипажлары һәм Казан югары танк команда училищесы курсантлары белән хәрби укуларда катнашты. Габдрәүф Сәлахетдин улы өчен хәрби часть буйлап экскурсия оештырдылар, шлемофон бүләк иттеләр. Инструктаждан соң ветеран үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырды – танк штурвалы артына утырып, йөртеп карады, аның сугышчан мөмкинлекләрен бәяләде. Ул моны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы бүләк дип саный. Полигонда Габдрәүф Сәлахетдин улы шулай ук танклар экипажлары белән хәрби атышуны карады, хәрби хезмәткәрләр алдында чыгыш ясап, һәрвакыт Ватанга тугрылыклы булырга чакырды һәм танк полигонына бару мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә ветеранга соклануын белдереп, шулай дип язып чыккан иде:
“Менә бу чын герой! Хәтере-гездә булса, берничә ел элек безнең ветеран Габдрәүф Сәлахетдин улы Гәрәев Караиделдә.
“Т-34” танкын йөртеп кайткан иде. Быел ул Ырынбур өлкәсенең Тоцк полигонында “Т-72” хәрби машинасын сынап карады. 93 яшьлек ветеран үзе танк белән идарә итте һәм аның техник мөмкинлекләрен бәяләде. 15 минут дәвамында танк белән идарә итеп, үзенең яшьлеген искә төшерде. Менә шундый актив, шат күңелле, энергияле кешеләрдән үрнәк алырга кирәк!” – дип язды Радий Хәбиров “Фейсбук”тагы битендә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәүф Гәрәев һаман да машина йөртә. Аның шоферлык стажы – 75 елдан артык. Бу вакыт эчендә ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бер тапкыр да штрафка тарттырылмаган.
Мондый пөхтә һәм тәртипле кешене аңлау өчен Габдрәүф Сәлахетдин улында кунакта булу да җитә. Аның йортында һәрчак тәртип, чисталык хөкем сөрә, һәр нәрсә үз урынында. Хуҗалык белән Габдрәүф Гәрәев мөстәкыйль идарә итә. Хатыны күптән мәрхүм инде. Ветеран ялгыз яши. Үзе ризык әзерли, юа, җыештыра, бакчада яшелчә-җимеш үстерә, азык-төлек алырга да кибеткә үзе йөри. Габдрәүф Гәрәевның ике кызы һәм улы, 19 оныгы һәм оныкчыгы бар. Алар кунакка килгәндә, иркен йортта алма төшәр урын да калмый.
Мөнир Мәхмүтов.