Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2021, 13:30

10 яшьлек кыз биергә килгән булган...

Әлеге вакытта җинаятьче егетне эзләү дәвам итә.

Белорет шәһәрендә яшәүче 10 яшьлек мәктәп укучысы бию түгәрәгенең чишенү бүлмәсендә җинаятьче корбаны булган. Бу хакта хокук саклау органнары үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә.
Билгеле булганча, полициягә зыян күргән кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Хатын сүзләренә караганда, аның кызы залда бию белән шөгыльләнгән һәм чишенү бүлмәсендә курткасын калдырган. Нәкъ шул вакытта билгесез кеше аның кесәсеннән телефонын алып, чыгып качкан.
Хәзер булган хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.
Балаларны мондый хәлләрдән төрлечә курчаларга тырышабыз. Хәвефсезлек кагыйдәләрен дә көн саен диярлек кабатлыйбыз. Ә менә балалар шөгыльләнгән залга җинаятьчеләрнең шулай җиңел генә кереп йөри алуы аңлашылмый... Монда да тиешле чаралар күрелер дигән өмет бар.

Фото: bash.news
Читайте нас: