+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2021, 15:25

5 сәгать газаплаганнар...

24 яшьлек кыз иртән хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән.

Кичә Уфаның Ленин районы полиция бүлегенә 24 яшьлек кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән. Кыз белдерүенчә, 7 февральдә аны ике егет мәсхәрәләгән.
Кыз әйтүенчә, бу көнне ул арендага алынган өйдә булган. Бик нык эчкән дә булган. Төнге сәгать икедә аңа ике егет ташланган. Бу 23 яшьлек егетләр белән ул таныш баулган. Кыз әйтүенчә, егетләрнең икесе дә аны көчләгән. Мондый газапларга кыз биш сәгать дәвамында дучар булган. Сәгать иртәнге җидедә генә ул аларның кулыннан ычкына алган.
Әлеге вакытта бу егетләрне эзлиләр.
Мондый коточкыч җинаять эшләүдә аларның гаебе танылса, җәза да катгый булачак. 23 яшьлек егетләрнең язмышы шул рәвешле челпәрәмә килүе кызганыч, әлбәттә. Тик мондый гамәлләрне кылучыларны вакытында җәмгыятьтән читләштерү иң дөрес җәзадыр ул...
Фото: aminoapps.com
Читайте нас: