2019 елның июлендә «Алга» транспорт картасы проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика халкы, картаны кулланып, 38 миллион тапкыр йөргән, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Хөкүмәтендә үткән "Транспорт сәгате"ндә.
2,4 миллион тапкыр йөрү (6%) «бәхетле сәгать» вакытында башкарылган. «БРСК» карта операторы мәгълүматларына караганда, пассажирлар «бәхетле сәгать» вакытында 48 миллион сум акчаны янга калдырган.
Хәзерге вакытта Башкортстанда барлыгы 800 мең «Алга» картасы бирелгән, шул исәптән 366 мең «Мәктәп картасы». Атна саен республикада яшәүчеләр 5 меңгә якын яңа карта ала.
Әле андроидтагы смартфоннар өчен «Алга» мобиль кушымтасы эшли, Apple гаджетлары өчен кушымта әзерләнә. Карта операторы вәкилләре раслаганча, бу уңайлы форматта акча чыгымын контрольдә тотарга, балансны вакытында тулыландырырга һәм пластик картаны югалтудан курыкмаска мөмкинлек бирәчәк. Электрон билетлар шулай ук смартфоннарда күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, «Алга» картасы ярдәмендә кибетләрдә алырга мөмкин булган ташламалар системасы сынау режимында эшләнә.
Уфа юлларында урта класслы 120 яңа заманча автобус барлыкка киләчәк, беренчеләре апрельдә көтелә. Автобуслар транспортта йөрү өчен контактсыз түләү системалары-валидаторлар белән җиһазландырылачак.
Фото: башинформ