+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2021, 18:05

Бала күңеле пыяла...

Бер тапкыр да өйләнеп карамаган егетнең әти-әнисе каршысына корсагы борынына җиткән хатынны җитәкләп кайтып керүен күз алдына китерәсеңме?! Ә ул кайтты... һәм өйләнәм диде! Әти-әнисе, барлык туган-тумачасының гауга куптаруыннан, гайбәт сүзләреннән мине курчалады, белгертмәде...

Ишембайдан Лена исемле хатын белән бала табу йортында бер палатада яткан идек. Башта ул миңа тәкәббер, һавалы булып тоелды. Башка хатын-кызлар бер-берсе белән танышып, сөйләшеп туялмаса, минем бүлмәдәшем, аркасын биреп, көнозын урыныннан тормый ята. Ярый әле табиблар кереп, әле уколга, әле кан басымын үлчәргә чакырып алалар.
- Болай ярамый, безнең хәлдә күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Әйдә, тор, чәй эчеп алыйк, - дип, кузгатып та карыйм үзен. Тик ул әллә ишетми, әллә ишетмәмешкә салыша. Вакыт-вакыт телефонын тек-тек китереп, кем беләндер бик озаклап языша.
Шулай берничә тапкыр эндәшеп карадым да, көчләп тагылмыйм дип, үз “тормышым” белән генә кайный башладым.
Икенче көнне обход вакытында табиблар Лена янында озак кына фикер алышты. Йөкле хатынга артык торып йөрмәскә киңәш иттеләр. “Кесарев кисүе ясаячабыз, көнен тиздән билгеләрбез. Күп калмады, сакланырга кирәк”, - диделәр.
Алар чыгып киткәч, Лена кемгәдер бик нык рәнҗегән бала төсле, үксеп елап җибәрде.
- Әгәр дә мин баламны югалтсам, ул кабахәтне беркайчан да кичермәячәкмен!!! Тупсаларына аягымны атлап кермәячәкмен!.. Ул безнең гөлдәй тормышыбызны җиргә салып тапады! Оятсыз! Җансыз бәндә ул! – Лена йөрәгеннән чыккан иң әрнүле сүзләр белән кемнедер бик каты әрләргә тотынды.
Ирен яманлыйдыр инде дисәм, бу явыз кеше иренең әтисе – биатасы булып чыкты.
- Аның аркасында мин каты стресс кичердем. Ике айдан артык шушында ятам инде. Башта хәлем бик начар иде. Табиблар тиз арада операция ясарга да уйлаганнар иде. Тик ризалык бирмәдем. Тугыз ел буена көтеп алган сабыемны югалтасым килми. Бу бәхетне без бик озак көттек... – Әле кайчан гына үзен боз кыясы кебек тотучы бүлмәдәшем, ярларыннан ургылып чыккан елга төсле, эчендәге кайгы-борчуларын ачып салды.
- Бу - минем икенче никахым. Беренче ирем авырлы чагымда ук ташлап китте, - дип дәвам итте ул. - Дөньяны, кешеләрне күралмыйча бәргәләнгән көннәрдә үземне балачактан ошатып йөргән кеше миңа иңнәрен куйды. Бер тапкыр да өйләнеп карамаган егетнең әти-әнисе каршысына корсагы борынына җиткән хатынны җитәкләп кайтып керүен күз алдына китерәсеңме?! Ә ул кайтты... һәм өйләнәм диде! Әти-әнисе, барлык туган-тумачасының гауга куптаруыннан, гайбәт сүзләреннән мине курчалады, белгертмәде.
Мин кыз бала таптым. Ул аңа үз исем-фамилиясен бирде. “Шул урында без үткәннәрне онытыйк. Баланың әтисе – мин!” – диде. Без кызыбызга аның чын әтисе икенче кеше булуын беркайчан да әйтмәскә сүз куештык. Якыннарны да бу хакта кисәттек.
Ирем кызыбызны шулкадәр ярата, алар бер-берсенә миңа караганда да ныграк бәйләнгән. Аның әти-әнисе генә улларының кеше баласын шулкадәр үз итүен өнәп бетерми. Мин юкта төрле сүзләр әйтеп, күңелен рәнҗетәләр...
Әлбәттә, без уртак балаларыбыз булуын теләдек. Тик Аллаһы Тәгалә бу көнне озак көттерде. Яшәвебезгә тугыз ел дигәндә, мин, ниһаять, балага уздым. Бәхеттән башыбыз күккә тиде. Ирем: “Эшең авыр, көн буе аягөсте торасың”, - ди торгач, эштән киттем. Йөклелекнең татлы мизгелләреннән баш әйләнеп йөргән бер көндә тормышның асты өскә килде.
Гаилә ишәю көтелгәч, фатирны зурайтырга уйладык. Банкта ипотеканы хупладылар. Шәһәрдән ерак түгел зур, иркен йорт карап куйдык. Шатлыгыбыз белән бүлешергә дип, иремнең әти-әнисенә кунакка киттек. Шул яңалыкны әйтүгә, безне бераз кызмача каршы алган әти кеше иремне төрле начар сүзләр белән түбәнсетергә тотынды. Мин дә түзмәдем, аны якларга керештем. Биатай шуны гына көтеп торган, диярсең, эчендә еллар буена җыелган ачуын миндә чыгарды.
- Нинди ипотека?! Син безнең улыбызны болай да башы белән эшкә чумдырдың! Үзең түшәмгә төкереп өйдә ятасың. Ә ул сезне, ике әрәмтамакны ашата, киендерә, очындыра!!! Синең ияртеп килгән килмешәгеңне нигә безнең улыбыз карарга тиеш?! Аның үз әтисе бар, алимент түләсен!.. – дип өстәл сукты.
Барысын да кичерә алам, тик яныбызда шул күренешнең шаһиты булган кызым өчен беркайчан да гафу итмәячәкмен. Биатай “әтием” дип өзелеп торучы баланың йөрәгенә пычак кадады... Ул бит инде зур, барысын да ап-ачык аңлады. Аңа әтисенең башка кеше булуын кабул итүе шулкадәр авыр. Хәсрәттән, үзем дә аяктан егылдым...
Нигә кайбер кешеләр шулкадәр тар күңелле соң?! Ата белән кыз баланы бер-берсенә тоташтыручы күренмәс җепләрне бер сүз белән кисәргә ничек җөрьәт итмәк кирәк?! Алар арасында ничәмә еллар буена салынган күперне ник җимерергә?! Бала күңеле – пыяла, саксыз кагылсаң, уала, дигән борынгылар. Тугыз яшьлек кызның самими күңелен җәрәхәтләгән, якты уйларын, хыялларын җимергән картәти бүген үзен бәхетле тоя микән?!
Кайчандыр юлымда очраган Лена исемә төшкән саен, шул сорауларга җавап табалмый, йөрәгем тетрәнә...

Фото: detsky-mir.com
Читайте нас: