-20 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2021, 12:15

Башкортстанда Евразия халыклары ассамблеясе көннәре узачак

2021 елның июлендә Башкортстанда Евразия халыклары ассамблеясе көннәре үтәчәк. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры, Евразия халыклары ассамб­леясенең төбәк вәкиллеге җитәкчесе Андрей Назаров хәбәр итте.

2021 елның июлендә Башкортстанда Евразия халыклары ассамблеясе көннәре үтәчәк. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры, Евразия халыклары ассамб­леясенең төбәк вәкиллеге җитәкчесе Андрей Назаров хәбәр итте.

Евразия халыклары ассамблеясе Генеральный секре­таре Андрей Бельянинов рәислегендә утырыш узды, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

Андрей Назаров билгеләвенчә, Ассамблея көннәре колачлы чарага – Ассамблеянең 4 елга бер тапкыр уздырыла торган Генераль советына багышланачак. Чара башлану датасы якынча 3 июльгә билгеләнгән. Бу көннәрдә шулай ук Бөтендөнья фольклориадасы һәм Евразия халыклары ассамблеясе делегациясе дә киләчәк.
Ассамблея көннәре кысаларында “Евразиада” – иң зур Евразия уеннары презентациясе узачак.

Утырышта Андрей Бельянинов, Башкортстан Республикасында Евразия халыклары ассамблеясе вә­киллегенең нәтиҗәле эшен билгеләп, Андрей Назаровны Генераль ассамблея составына кертү турында тәкъдим кертте, бу хакта карар бертавыштан кабул ителде.

“Андрей Назаровны Генассамблея составына кертү вәкиллек һәм Ассамблея алдында торган бурычларны хәл итүгә киңрәк якын килергә мөмкинлек бирәчәк”, – дип билгеләде Андрей Бельянинов.
"Бердәмлек" фестивалендә катнашыгыз
Башкортстанда танылган славян белгече, филология фәннәре докторы, профессор Леонид Ва­сильевның тууына 95 ел тулуга багышланган “Бер-дәмлек” I халыкара славян халык җыры онлайн фестивале узачак.


Фестивальне Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты, Мәскәүдәге Болгар мәдәни институты, Болгариянең Шәрәфле консуллыгы, Башкортстанның Польша мәдәнияте һәм мәгариф үзәге, Уфа шәһәренең А. Пенькевич исемендәге поляк якшәмбе мәктәбе оештыра.
Репертуарында төрле славян телләрендә фольклор һәм композитор тарафыннан стильләштерелгән халык җырлары булган үзешчән иҗат коллективлары катнашырга чакырыла.
Фестивальдә катнашу өчен 25 гыйнвардан 31 мартка кадәр оештыру комитетының электрон адресына polskaufa@­gmail.com конкурс эшенең видеоролигын җибәрергә һәм https://forms.gle/qgle/qgLBW4af9rZbL4q6 сылтамасы буенча электрон төрдә гариза тутырырга кирәк.
Читайте нас: