+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2021, 22:50

"Без бу проблема белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез..."

Учалы районының Мансур авылында яшәүчеләр берничә ел «Сангалык диорит карьеры» җәмгыятенә зарланалар. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә атмосфера һавасына, чистартылмау сәбәпле, даими рәвештә авылны тулысынча каплый торган тузан чыга.

Учалы районының Мансур авылында яшәүчеләр берничә ел «Сангалык диорит карьеры» җәмгыятенә зарланалар. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә атмосфера һавасына, чистартылмау сәбәпле, даими рәвештә авылны тулысынча каплый торган тузан чыга.

Урындагы халыкның шикаятенә район хакимияте, республиканың танылган җәмәгатьчеләре һәм федераль контроль-күзәтчелек органнары җавап бирде.

Башкортстанның Кеше хокуклары буенча советы һәм республика Башлыгының кеше хокуклары буенча киңәшчесе Мансур авылындагы вәзгыятьне үз контроленә алды. Очрашуда Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов, Башкортстанның Кеше хокуклары буенча советның җаваплы сәркатибе Зөлфия Гайсина, республика Башлыгының экология мәсьәләләре буенча киңәшчесе Расих Хәмитов һәм министрлыклар вәкилләре катнашты.

- Кеше хокуклары буенча совет ситуацияне үз контроленә алды һәм предприятие милекчеләренә, гражданнарның уңайлы тирә-як мохиткә һәм экологик хәвефсезлекне тәэмин итүгә хокукларын бозучы эшчәнлекне туктату максатында җитештерүне модернизацияләү кирәклеге турында таләп әзерли. Без очрашуда кабул ителгән карарларның үтәлешен контрольдә тотачакбыз һәм кирәк булганда юридик ярдәм күрсәтәчәкбез, — дип ассызыклады Зөлфия Гайсина.

Расих Хәмитов Мансур авылында «Сангалык диорит карьеры» эшчәнлегеннән килеп туган тузан проблемасы һәм аны хәл итү юллары турында борчылган халык белән җентекле, киң форматлы сөйләшү булуын билгеләп үтте.

- Халыкның таләбе акланган дип саныйбыз һәм бу проблема хакимият органнары тарафыннан җавап бирүне таләп итә. Шунысы мөһим: без проблемаларны хәл итү чикләрен үзгәртә алдык. Предприятие җитәкчелегенә, экологик хәвефсезлекне исәпкә алып, җитештерүне үстерүнең перспектив стратегиясен эшләргә тәкъдим ителде. Билгеле бер инвестицияләр таләп ителә, әмма халыкның тормышы һәм сәламәтлеге мөһимрәк. Без бу проблема белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез, — дип шәрехләде Хәмитов.

Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов билгеләп үткәнчә, мондый проблема, чыннан да бар һәм ул хәл ителә.

Без бу проблеманы яшермибез, урындагы халык, җәмәгатьчелек һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре белән ачык һәм тигез диалогта хәл итәбез. Үз ягымнан, мансурлыларның экологик таләпләре буенча уртак тел табуы һәм предприятиенең арытаба нәтиҗәле эшләве өчен күп көч куячакмын, - дип белдерде Руслан Гыйләҗетдинов.

Фото: Башинформ


Читайте нас: