+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2021, 13:15

Быел яз гаҗәеп булмакчы!

Белгечләр шулай дип ышандыра.

Белгечләр шулай дип ышандыра.
Салкынмы, дуслар? Салкын шул. Кайгырмагыз, язга күп калмады.
Белгечләр быел язның иртә киләчәчген фаразлый. Уртача һава температурасы климатик нормадан берничә градуска югары булачак.
Быел яз вакытында киләчәк, дип ышандыра метеорологлар. Русиянең урта полосасында һәм аның Европа өлешендә – март ахырында, Уралдан алып Ерак Көнчыгышка кадәр территориядә - апрель уртасында. Бу быелгы язның гадәти булачак бердәнбер мизгеле. Ә калган яклардан бу яз көтелмәгәнлекләргә бай булмакчы икән.
Марттан майга кадәр һава торышы сюрпризларга бай булачак. Шулай да аномалияләр көтелми.
Язны өч төрле билгелиләр – календарь буенча, астрономик һәм метеорологик яз. Беренчесе 1 мартта башлана, икенчесе быел 20 мартта киләчәк. Ә өченчесе уртача һава температурасы тотрыклы рәвештә 0 градустан югары булгач башлана.
Март – язның иң “холыксыз” ае. Аңа җил-бураннар, катаклизмнар хас. Беренче ун көнендә кыш өстенлек итәчәк, ә соңыннан яз дилбегәне үз кулына алмакчы.
Фото: valti.ru
Читайте нас: