+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2021, 21:30

Водительләр, игътибарлы булыгыз!

Башкортстандагы Куйбышев тимер юлы магистралендә поездлар һәм автомобильләрнең интенсив хәрәкәте булган юл кичүләрендә фото-видеофиксация камералары урнаштырылган.

Башкортстандагы Куйбышев тимер юлы магистралендә поездлар һәм автомобильләрнең интенсив хәрәкәте булган юл кичүләрендә фото-видеофиксация камералары урнаштырылган.

Система түбәндәге тәртип бозуларны теркәячәк: светофорның тыелган сигналына хәрәкәт итү, «Стоп» билгесе артында тукталу, шулай ук автомобильнең каршы як полосага чыгуы.

Фото-видеофиксация системаларын урнаштыруның төп максаты - тимер юл аша чыгу урыннарында хәвефсезлек дәрәҗәсен күтәрү.

Куйбышев тимер юлы магистрале автотранспорт йөртүчеләрне тимер юл кичүләрендә игътибарлы булырга һәм үз гомерләрен, шулай ук йөзләгән поезд пассажирларының һәм локомотив бригадаларының гомерен куркыныч астына куймаска чакыра.

Узган елда Куйбышев тимер юлының Башкортстандагы тимер юл кичүләрендә тимер юл хәрәкәте составы белән бер авария теркәлгән. Оператив мәгълүматларга караганда, агымдагы елда инде бер юл-транспорт һәлакәте булган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: