+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 февраль 2021, 13:25

Рульдә аңын югалткан...

Бу фаҗигале хәл Октябрьскийда булган.

Бу фаҗигале хәл Октябрьскийда булган.

Башкортстан буенча ЮХХДИ башлыгы Динар Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, авария Губкин урамында 15:00 сәгатьтә теркәлгән. Ул чакта «Тойота Ланд Крузер» машинасы юл буенда калдырылган «Лада Калина»га килеп бәрелгән.

Фаразланган версия буенча, чит ил автомобилен йөртүче 71 яшьлек кешенең хәрәкәт вакытында йөрәге авырта башлаган һәм ул аңын югалткан. Урындагы табиблар белдерүенчә, пенсионер йөрәк авырулары белән махсус исәптә торган.

Кызганычка каршы, ир һәлак булган. Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

Фото: Горобзор ру сайтыннан
Читайте нас: