+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 февраль 2021, 16:25

Скандинавча атлыйлар, шуңа һич картаймыйлар!

Кырмыскалы районының Илтуган авылында “Алмагачкай” клубы әгъзаларын уртак мавыгулар берләштерә.

Илтуган авылында аек һәм сәламәт тормыш алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә зур өстенлек бирәләр. Аларның активлыгына сокланмый мөмкин түгел. Авыл халкының тормыш-көнкүрешен, урындагы мәдәният йорты һәм модельле авыл китапханәсе эшчәнлеген социаль челтәрләрдә күзәтергә мөмкин. Ә инде төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләренең скандинавча йөреш белән шөгыльләнүен күпләр үз күзләре белән күргәне бардыр.
Әйткәндәй, бу апаларның барысы да - 2004 елда урындагы китапханә каршында булдырылган “Алмагачкай” клубы әгъзалары.
- Безнең клубка авылыбызның актив хатын-кызлары зур теләк белән йөри. Хәзер биредә 15 кеше исәпләнә. Клубны ачкан вакытта нәрсәләр белән шөгыльләнәчәгебез, кемнең нинди кызыксынулары бар, кем нәрсәгә оста икәнен ачыкладык. Шулай итеп, яз һәм җәй айларында очрашуларыбыз, башлыча, бакчачылык темасына бәйле була. Китапханәдә китаплар укыйбыз, Интернет челтәрендә эзләнәбез, киңәшләшәбез, тәҗрибә белән уртаклашабыз. Кышка таба кул эшләренә тотынабыз: бәйләм бәйлибез, чигү чигәбез. Осталык дәресләре үткәрәбез дә, аннары инде ярышып бәйли башлыйбыз һәм кул эшләреннән күргәзмәләр оештырабыз. Шулай ук утырмаларны спорт чаралары белән чиратлаштырабыз: чаңгы шуабыз, скандинавча атлау белән шөгыльләнәбез, - ди китапханәче һәм “Алмагачкай” клубы җитәкчесе Гөлчирә Кадаева.
Пандемия чорында җыелышырга ярамаганын аңлап, быел дәресләрен саф һавада үткәрергә тырышканнар: нигездә, велосипедка утырганнар һәм скандинавча йөрүдән бер көнгә дә аерылмаганнар. Спорт белән тагын да якынаюлары да, бәлки, шуңа бәйледер.
Скандинавча йөреш, чынлап та, хәзер халык арасында бик популяр булып китте. Җәен дә, кышын да кулларына таяклар тотып йөрүчеләргә еш юлыгырга туры килә. Илтуган апаларын да мин берничә тапкыр очратканым булды. Менә, ичмасам, олы яшьтә булсалар да, сәламәтлекләрен кайгырталар, дип сокланып үтә идем.
Спортның бу төре белән шөгыльләнә башлар алдыннан иң тәүдә аның техникасын өйрәнгәннәр. Чөнки бер караганда гап-гади йөрү генә кебек булса да, файдасы булсын өчен шактый тырышырга кирәк икән. Башта махсус китаплар укыганнар, видеодәресләр караганнар. Шуннан соң гына йөрергә чыкканнар.
- Авыл биләмәсендә узган барлык чараларда актив катнашабыз. Гыйнвар чараларга бай булды һәм барысы да саф һавада үткәрелде. “Кышкы гаилә уеннары” аеруча күңелле килеп чыкты. Оныкларын алып килгән әби-бабайлар яшь гаиләләр белән беррәттән ярышты, - ди мәгариф ветераны, Иске Муса авыл биләмәсенең ветераннар оешмасы рәисе Фәнүзә Йосыпова.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: