Өстенлекле дәүләт программасында актив катнашучы Балтач районы авыл биләмәләре елдан-ел төзекләнә, күркәмләнә.
Башкортстанда дистә елга якын “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы эшләп килә. Аның төп үзенчәлеге шунда: авыл халкы көнүзәк мәсьәләне билгеләп, республика бюджетыннан финанслау ала. Моның өчен халыктан, спонсорлардан, шулай ук муниципаль бюджет исәбенә дә тиешле акча туплана. Шунысы игътибарга лаек, бу программа ярдәмендә авыл халкының күп кенә проблемалары чишелеш таба. Юллар ремонтлана, балалар мәйданчыклары төзелә, чишмәләр, парклар тәртипкә китерелә, зиратлар киртәләп алына.
Узган елда гына да Башкортстан авылларында 382,6 миллион сумлык 385 проект гамәлгә ашырылган.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында Балтач районы авыл билә-мәләре дә актив катнаша. Биредә яшәүчеләр үз төбәген төзекләндерү, тормыш сый-фатын яхшырту, уңайлы шартлар булдыруга кагылышлы барлык башлангычларны дәррәү хуплап, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша. Әйтик, узган елда әлеге программада районның барлык 15 авыл биләмәсе дә катнашкан. Аларның 10сы, проектта җиңеп, гомум суммасы 9 миллион 700 мең сумлык дәүләт ярдәме алган.
Агымдагы елда Иске Балтач авыл биләмәсенә караган Көмьязы авылы халкы да әлеге дәүләт программасында катнашырга теләк белдерде. Авылдашлар бер көч булып тупланып, җыелыш үткәрде, Көмьязыны төзекләндерү буенча фикер-теләкләрен җит-керде, көнүзәк проблемаларны ачыклап, аларның кайсын “Урындагы башлангычларга ярдәм” проектына кертергә кирәклеген билгеләде.
Иске Балтач авыл биләмәсенә Иске Яхшый, Иске Илекәй, Туктай һәм Көмьязы авыллары керә. 9 меңнән артык кеше яшәгән биләмәнең 600гә якын кешесе Көмьязыда яши. Шунысы куанычлы, район үзәгенә терәлеп торган бу авыл көннән-көн күркәмләнә, яңа сулыш ала.
– Яшьләр авылда калсын өчен эш урыннары һәм яшәү өчен кирәкле шартларның булуы мөһим. Бу җәһәттән, яшь гаиләләргә Көмьязыда төпләнергә җитди нигез бар. Авыл халкы, башлыча, Куйбышев исемендәге кооперативта һәм район үзәгендә эшли. Әйткән-дәй, Куйбышев исемендәге кооператив – райондагы көч-ле, барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы хуҗалыкларның берсе. Авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Биредә ике авыл халкының сәламәтлеген тәҗрибәле фельдшер Алия Камилҗанова кайгырта. 40тан артык баланы мәктәп автобусы Иске Балтач 1нче мәктәбенә укырга йөртә. Һәр йортка зәңгәр ягулык, су кертелгән. Гомумән, тырыш, чәмле авыл кешеләре үзләре дә йорт-кураларын төзек, матур тотуга, заманча шартларда яшәүгә зур игътибар бирә, – ди Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Фәнис Шәймөхәммәтов.
Фәнис Әхнәф улының сүзләрен җыелышка килгән активистлар – авыл старостасы, ветераннар Советы рәисе Рәфкать Даутов һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, бүгенге көндә Көмьязы авылы тарихы турында китап әзерләү белән мәшгуль Ханис Хаҗимов та раслады. Алар белдерүенчә, авылда бер генә буш торган йорт та юк. Яшьләр яңасын күтәрә, ана капиталына өй сатып ала. Бу үзе үк авылның киләчәге барлыгын күрсәтә.
– Бүгенге көндә безнең авылда 18 яше тулмаган 118 кеше исәпләнә. 2020 елда 8 сабый дөньяга килде, – ди зур сөенеч белән Ханис Ситдыйк улы.
Кыскасы, Көмь-язы үсә, үзгәрә һәм бу уртак максатка һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә, үз өлешен кертергә тырыша. Кече туган якны төзекләндерү – авыл хакимиятенең генә түгел, монда яшәүче һәркемнең изге бурычы, дип саный көмьязылылар. Шуңа да сөйләшеп, киңәшләшеп, эшне башкарып та куялар. Әйтик, уртак көч белән авылда бигрәк тә соңгы елларда бик күп эшләр башкарылган. Коелар төзекләндерелгән, шимбә өмәләрендә агачлар утыртылган, зират коймасы яңартылган.
Узган елда Көмьязының “Аек авыл” конкурсында катнашып, районда икенче урынга чыгуы да игътибарга лаек. Бу исемне йөртергә алар, һичшиксез, лаек. Чөнки биредә исерткеч эчемлекләр куллануга һәм башка кире күренешләргә каршы профилактик эш алып барыла, төрле чаралар оештырыла, алкоголь сатучы авылдашлар белән көрәшне дә байтак еллар элек башлап җибәргән алар.
Агымдагы елда исә Көмьязы халкы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашып, торак пунктның нәкъ үзәгендә сквер булдыру идеясе белән яши. Шушы җыелышта авылның киләчәге өчен янып-көеп йөрүче инициатив төркем әгъзалары, авыл хакимияте белгечләре, хуҗалык рәисе белән берлектә, булачак скверның урынын билгеләде, бөтен тәкъдимнәрне дә исәпкә алып, аның нинди булачагы турында фикер алышты.
– Сквер – өлкәннәр өчен дә, яшьләр һәм балалар өчен дә, кыскасы төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлы, кызыклы булырга тиеш. Аның ял итү урыны да, спорт белән шөгыльләнү мәйданы да булуы мөһим. Һәр детален уйлап, киңәшләшеп башкарганда гына нәтиҗәсе һәркемне канәгатьләндерерлек булачак, – диде районның “Инвестицион-төзелеш комитеты” муниципаль предприятиесе җитәкчесе Шамил Кашанов.
– Авылны ямьле, матур һәм заманча итү – үз кулыбызда. Моның өчен бары тик актив, бердәм булырга һәм максатларга кыю атларга гына кирәк.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.