-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2021, 14:03

Җир алырга телисезме?

Аны Интернет аша да хосусыйлаштырырга була.

Аны Интернет аша да хосусыйлаштырырга була.

Башкортстанда җир участогын алу, арендалау, аны башка категориягә күчерү яки башка җир проблемаларын хәл итү өчен документларның калын пакетын җыярга, урындагы хакимияткә барырга һәм аннары айлар буена көтәргә кирәк иде. Бүген шушы хезмәтләрнең барысы да электрон рәвешкә күчеркелде һәм хәзер аларга Интернет аша планетаның теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин. Республика Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре моны ничек эшләргә кирәклеген аңлата.

Моның өчен Башкортстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль порталына керәбез, «Шәхси кабинет» төймәсенә басып, «Дәүләт хезмәтләре»ндәге хисап язмабыз аша теркәләбез.

"Җир" бүлеген ачабыз, анда үзегезгә кирәкле хезмәтне сайлыйбыз, барлык юлларны тутырабыз, кирәкле документларны беркетәбез.

Барысы да әзер булганнан соң, сезгә шәхси кабинетка хәбәр киләчәк.

Башкортстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының территориаль идарәсе, Күпфункцияле офисларга да мөрәҗәгать итәргә дә була.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: