+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2021, 15:00

Тимәгез кыз балаларга!..

Гаеп кемдә соң?

2020 елда балаларга карата җенси характердагы җинаятьләр ике тапкыр күбрәк кылынган. Бу хакта республикада Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова хәбәр итте.
Узган ел 369 йөкле үсмер исәпкә куелган, бу 2019 ел белән чагыштырганда, 8 процентка кимрәк (402). Шул ук вакытта ике кыз 14 яшьтән кечерәк, калганнарына - 15-17 яшь. Аларның 239ы бала тудыргаан, 40 бала аборт ясаган, 49ы үз балаларыннан баш тарткан, ә 53 үсмернең венерик авырулары ачыкланган.
Шулай ук, билгеләп үтелгәнчә, Башкортстанда 2020 елда 14 яшькә кадәр балаларга карата 521 сексуаль характердагы җинаять ачыкланган. Шуларның 504е - кызларга, ә 17се - малайларга карата. Сүз уңаеннан, 2019 елда мондый җинаятьләр күпкә азрак ачыкланган - 316.
2020 елда балигъ булмаганнарга карата барлыгы 828 сексуаль характердагы җинаять ачыкланган. Бер елда бу сан ике тапкыр диярлек арткан - 2019 елда шундый 435 җинаять теркәлгән.
Күпчелек очракта җинаятьчеләр балаларга таныш кешеләр яки гаилә әгъзалары була. 334 очракта - балалар гаилә әгъзасының, 33 очракта - ата-аналарның, 279 очракта танышларының корбаны булган.
Фото: bash.news
Читайте нас: