+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2021, 15:05

Тормышның якасына ябыш!

Сине өйдә кечкенә ике балаң көтә бит...

Стәрлетамакта яшәүче ике бала әнисе яман шеш авыруыннан интегә. Аны савыктыру өчен хатынның язмышына битараф булмаучылар акча җыйды. 23 февральдә хатын Санкт-Петербургка дәваланганнан соң тернәкләндерүгә китә, дип хәбәр итте волонтер Регина Биргулиева.
Узган елның июнендә хатында югары агрессивлык белән үсүче сөт бизе яман шеше таптылар, соңрак метастазалар барлыгы ачыкланды.
- Операциядә булдык, химиотерапия уздык. Алга таба көндезге стационарда квота буенча дәвалануны Санкт-Петербург шәһәрендә, Н.Н. Петров исемендәге онкология үзәгендә үтәргә кирәк. Алдан тикшерү түләүле, юлга, яшәү өчен дә акча кирәк. Хатынга 100 меңгә якын сумманы табу бик авыр, - ди Регина.
Яман шеш авыруыннан интеккән бу хатын ике кечкенә бала тәрбияли. Аның берсе - инвалид.
Акчаны берничә көн эчендә җыя алганнар. Хәзер инде яшь әнигә тизрәк тернәкләнеп, барлык тырышлыгын балалары янына кайтуга салырга кирәк. Аны өйдә сагынып көтәләр.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: