-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2021, 16:07

Юлларда сак йөрегез!

Салкыннар туйдырып өлгердеме, дуслар? Менә хәзер республикабызда кинәт кенә җылыта башлаячак, ди синоптиклар.

Салкыннар туйдырып өлгердеме, дуслар? Менә хәзер республикабызда кинәт кенә җылыта башлаячак, ди синоптиклар.

Һава температурасы +3 градуска кадәр күтәреләчәк, ди Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү буенча идарәсе белгечләре.
Моңа кадәр төнлә -20...-28 градус салкынлык булса, хәзер -3...-10 градус көтелә.
Бүген, пәнҗешәмбе, көндез термометрның терекөмеш баганасы -11...-16 градус күрсәтсә, шимбә, 13 февральдә, -2...+3 градус булыр, дип фаразлана.
Һава температурасының болай кинәт үзгәрүе төбәгебез территориясенә җылы һава массалары килеп керү белән аңлатыла.
Җомга, 12 февраль көнне, республикабызда урыны белән кар явуы, юлларга кар сырынтылары салуы көтелә. Ялларда руль артына утырасыз икән, сак йөрегез, дуслар. Кышкы юл хаталарны кичерми дигән гыйбарәне истән чыгармагыз.
13 февральдән, шимбәдән, кар явуы акрынлап азаячак.


Фото: progorodsamara.ru
Читайте нас: