9 яшьлек баланы дәваханәгә озатканнар.
11 февраль кичендә Стәрлетамакның Төзүчеләр урамында 9 яшьлек кыз юл-транспорт һәлакәтенә тарыган. ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, "Mercedes-Benz" автомобиле белән идарә итүче 49 яшьлек водитель юлда баланы бәрдергән.
Дүртенче сыйныф укучысы җитди зыян күргән. Җәрәхәтләнгән кызны дәваханәгә салганнар. Билгеле булуынча, ул мәктәптән өенә кайтып барган. "Мәктәп укучысы укыган мәктәптә ун көн элек ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәвефсезлеге темасына әңгәмәләр үткәрелгән иде", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Баланы бәрдерү автомобиль видеорегистраторы объективына эләккән. Язмадан күренүенчә, кыз светофор белән көйләнгән урыннан юлга йөгереп чыгып, чит ил машинасының көпчәкләре астына барып кергән.
Мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләре буенча чаралар үткәрелеп торуга карамастан, балалар катнашлыгында аварияләр әледән-әле кабатланып кына тора. Шуңа да әти-әниләргә дә бу мәсьәләгә җитди карарга, өйдә, урамда, юл аша чыгып барганда балаларга юл кагыйдәләрен аңлатырга, искәртергә, кат-кат исләренә төшерергә кирәк.
Фото:bashinform.ru