+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2021, 16:20

Баланың бармаклары кысылып калган...

Ярдәмгә коткаручыларны да чакырырга туры килгән.

Ярдәмгә коткаручыларны да чакырырга туры килгән.

Күмертауда 11 февраль кичендә шәһәр семинарына килгән бер гаилә үзләре белән 6 яшьлек улларын да ала. Анда пластик стакан куя торган кәнәфиләр урнаштырылган була. Бер мәлдә малай кулын стакан куя торган урынга тыга һәм аның ике бармагы кысылып кала.

Бармакларны үзләре генә тартып чыгара алмагач, әти-әнисе ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итә. Ярдәмгә коткаручылар килеп җитә. Алар кыскыч ярдәмендә малайның бармакларын пластик “тоткынлыктан" азат иткән.

"Бала белән барысы да яхшы, ул медицина ярдәменә мохтаҗ түгел”, — дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Балалар өчен хәвеф тудырган урыннарда әти-әниләргә аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк!

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: