+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2021, 12:45

Өчесе берьюлы “китәргә” уйлаган...

13 яшьлек үсмерләрне мондый адымга нәрсә этәргән?

13 яшьлек үсмерләрне мондый адымга нәрсә этәргән?

Мәскәүдә үз-үзләренә кул салырга уйлаган өч үсмер дәваханәгә эләккән. Бу хакта башкаланың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау департаменты матбугат хезмәтенә сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

Департаментта билгеләүләренчә, әлеге вакытта 13 яшьлек бу өч кызга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, ә хокук саклау органнары килеп туган хәлне тикшерә.

Якын арада социаль яклау вәкилләре кызларның гаиләләрендә булачак һәм кирәкле ярдәм, шул исәптән психологик ярдәм, тәкъдим итәчәк. Әлегә кадәр аларның берсе дә социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән булган. Мәскәүнең балалар омбудсмены Ольга Ярославская сүзләренә караганда, бу хәлне ул контрольгә алган.

— Сүз дә юк, мине бу кызлар укыган мәктәптә тәрбия эшенең ничек оештырылуы кызыксындыра, алар барысы да бер мәктәптә укый. Мин бу хәлне ныклап тикшерәчәкмен, — дип белдерә омбудсмен.

Кызганычка каршы, мондый коточкыч фаҗига күптән түгел Самарада булган иде. Анда 16нчы каттан сикереп, 12 яшьлек ике кызның гомере өзелде. Мондый хәлләр әти-әниләрне уйланырга мәҗбүр итсен иде. Бигрәк тә, балаларының холык-табигатендәге, кәефендәге үзгәрешләргә игътибарлы булырга кирәк. Интернетта, социаль челтәрләрдә нәрсәләр белән кызыксынуларына, нинди челленджларда катнашуларына да битараф калырга ярамый.

Ыгы-зыгылы, болгавыр бу заманда балалар белән сөйләшергә, аралашырга вакыт табыгыз. Аларны шелтәләгән чакларда да яратуыгызны белдереп торыгыз.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: