+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2021, 20:50

Видео аша шалтыраткан да югалган...

Ярты ел инде хәбәре юк.

Ярты ел инде хәбәре юк.
Мәскәүдә Башкортстанда яшәүче 33 яшьлек Вадим Муллагалләмов югалган. Ир-егет турында 2020 елның июленнән бер хәбәр дә юк. Ирнең дусты Лилия сөйләгәнчә, соңгы берничә елда Вадим Мәскәүдә эшләгән, һәрвакыт социаль челтәрләрдә онлайнда булган һәм еш кына әнисенә шалтыраткан.
- Узган елның июлендә ул серле рәвештә юкка чыкты. Интернет челтәрендә күренми, әнисенә шалтыратмый, мин аның Интернетта яңа битләрен дә тапмадым. Без хәтта аның нинди оешмада эшләгәнен дә белмибез. Бервакыт ул миңа төзелештән видеоэлемтә аша шалтыратты. Төзүче булып эшләгәнен беләм, Подмосковьеда иде ул. Шунда ук яшәгәнен дә беләм, - ди хатын.
Ирнең йөз-кыяфәт билгеләре: төз, матур гәүдәле, кара чәчле , буй озынлыгы - 170 сантиметр. Кулында чаян ясалган татуировка бар.
Әгәр дә сезгә аның кайда булуы турында нәрсәдер билгеле булса, 8 922 749 39 16 телефоны аша хәбәр итүегезне үтенәбез.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: