+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2021, 14:10

Безнең кейслар – дөньяда иң яхшылары!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.
“Стратегик башлангычлар белгечләре әзерләгән «Кешеләрне шәһәр мохите үсешендә катнаштыру һәм җәлеп итүнең уңышлы тәҗрибәләр атласы”на Башкортстаннан биш кейс керде.
Бу проектлар:
Белоретта мәдәният һәм ял паркы реновациясе,
“Воскресенск заводы” арт-үзәге реновациясе,
«АртTerria Межгорья» павильоны реновациясе,
Дәүләкән үзәген төзекләндерү,
Зилаер авылында яңа җәяү йөрү маршрутын булдыру.
Алар Русиядә генә түгел, дөньяда иң яхшылары булып табылган һәм Австрия, Бразилия, Канада, Мексика, Шотландия кейслары белән күршедәш.
Атлас ничек итеп кешеләрне җәмгыять аралыкларын проектлауга җәлеп итеп булуын һәм шәһәр кешеләре белән дөрес эшләүне күрсәтә”.
Фото: vk.com/wall413272232_571750
Читайте нас: