-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2021, 15:45

Гашыйклар көнендә бозда кайнар булмакчы!

14 февральдә Уфадагы “Динамо” стадионында Гашыйклар көненә багышланган зур бәйрәм үтәчәк.

14 февральдә Уфадагы “Динамо” стадионында Гашыйклар көненә багышланган зур бәйрәм үтәчәк.
“Яратам-фест”ны “Башкортостан-24” муниципаль телеканалы үткәрә.
15-19 сәгатьләрдә дискотека оештырылачак. Пульт артында – DJ Fatikh. Үз тимераякларың белән керү бушлай. Һәркем өчен тимераяклар прокаты эшли. Треклар арасында чәй эчеп, ял итеп алырга мөмкин булачак – дискотека барышында кайнар туклану нокатлары эшләчәк.
“Башкортостан 24” телеканалы “Динамо”да мондый дискотеканы бер ел элек Студентлар көнендә оештырган иде. Ул вакытта боз аренасын Зәйнетдин кайнарлатты. Бу юлы аның белән бергә сәхнәдә мультиинструменталист Ришат Рәхимов булачак, “Сплэш” барабан-шоу артистлары һәм җырчы Алтынай Вәлитов чыгыш ясаячак.
Бәйрәм кунаклары арасында бүләкләр уйнатылачак.
Боз аренасына “Башкортостан 24” телеканалының алып баручылары да чыгачак.
Чара иртәгә “Динамо” стадионында 15 сәгатьтә башлана.
Читайте нас в