-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2021, 21:50

Яратасыңмы – йөгер!

Иртәгә, 14 февральдә, Гашыйклар көнендә, Башкортстанның Урманчылар паркында 12 сәгатьтә парлылар өчен «LOVERUN» романтик йөгерү ярышы үтәчәк.

Иртәгә, 14 февральдә, Гашыйклар көнендә, Башкортстанның Урманчылар паркында 12 сәгатьтә парлылар өчен «LOVERUN» романтик йөгерү ярышы үтәчәк.
Бер-береңә мәхәббәттә аңлашу, матур эмоцияләр алу өчен менә дигән сәбәп бу!
Бу елның дистанцияләре: 2,5 километр (бер әйләнеп килү), 5 километр (ике тапкыр 2,5әр километр), 10 километр (4 тапкыр 2,5әр километр) һәм 21,1 километр (3әр километрлы 7 әйләнеш). Моны берүзең яисә парың белән йөгереп килергә мөмкин.
Дистанциядә җиңүчеләрне призлар – брендлы браслетлар һәм йөрәк формасындагы медальләр көтә.Й
Чарада старт взносы түләгән һәм медицина белешмәсе китергән барлык теләүче парлар катнаша ала. Ярыша катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://russiarunning.com/event/loverun2021/
Читайте нас: