+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2021, 16:40

Бала кулындагы “бәла”...

Бүгенге тормышны телефонсыз күз алдына китерүе дә кыен.

Бүгенге тормышны телефонсыз күз алдына китерүе дә кыен.

Иртән тору белән иң беренче аны кулга алабыз, башта сәгатьне, аннан төн эчендә “Ватсапп”ка килгән хәбәрләрне карыйбыз. Тәрәзәдән урамга күз салганчы, экранга бармак белән генә баскалап, тыштагы һава торышын беләбез. Уңайлы бит!
Ә көнозынына аның файдасы күпме тия, ансыз эш тә бармый кебек. Якыннарыңның хәлен белергә дә, авылда ялгызы гына яшәп яткан әниеңнең тавышын ишетергә дә, хәтта чит илдәге туганнарыңны күреп сөйләшергә мөмкинлек тудырган заман могҗизасына ничек тел тидерәсең инде. Бер кулына сабыен, икенче кулына айфонын тоткан әни кешегә дә әллә ни аптырамыйбыз, бәлки, ул Интернеттан бик кирәкле нәрсә эзлидер. Руль артында утыручының кызып-кызып телефоннан сөйләшеп баруына да өйрәнгәнбез инде, кайчагында фаҗигага бер адым икәнен онытып җибәрәбез. Заманасы шундый бит. Әле берничә ел элек бала телевизордан мультфильм карап кына ботка ашаса, хәзер яшь ярымлык сабый да кулына өйдәге барлык телефоннарны китереп тоттырмыйча, авызына су да капмый. Бу әйбернең уенчык түгеллеген, дөрес файдаланмасаң, кеше сәламәтлеген генә түгел, хәтта гомерен дә куркыныч астына куюын уйлап та тормыйбыз. Бу хакта тулырак безнең сайтта укыгыз.
Берничә ел элек Казахстанның Актау шәһәрендә булган коточкыч хәл турында барлык матбугат чаралары шаулады. Әнисе җиде айлык кызын үзләре йоклаган караватка сала, ә анда зарядкага куелган мобиль телефон булуын искә дә алмый. Бераздан бала уянып, зарядканың чыбыгы белән уйный башлый һәм авызына каба. Ток суккан сабыйны әти-әнисе ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр, тик, кызганычка каршы, ул анда барып җитә алмый.
Яңа телефоннарның яки аларның зарядкага куя торган җайланмаларының ватык булуы аркасында каза күргән балалар турында әледән-әле ишетелеп кенә тора. Берничә ел элек Бөек Новгородта гади генә телефон аркасында 8 яшьлек кызның гомере өзелгәне билгеле. Бала розеткага тыгылган телефоннан сөйләшеп торганда кинәт аны электр тогы суга. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелсә дә, кызны коткара алмыйлар. Бәхетсез очракка дучар булган гаилә шәһәрдә имин, тәрбияле гаиләләрнең берсе саналган була. Тикшерүчеләр баланың гомере ватык зарядка үткәргече аркасында өзелүен ачыклый.
Белгечләр күптән инде теләсә кая җитештерелгән сыйфатсыз зарядка җайланмаларын кулланмаска киңәш итә. Алар кешенең сәламәтлеге генә түгел, хәтта гомере өчен дә куркыныч: кыска ялганыш булуы һәм янгын чыгуы мөмкин. Очсыз хакка кулдан алынган зарядниклар бик тиз ватыла, ә бу аны җитештерүчеләр кесәсен калынайту өчен отышлы. Экспертлар шикләнү тудырган зарядникларны гына түгел, сыйфатлыларын да токка тоташтырылган килеш кулланмаска киңәш итә. Зарядкага куелган телефоннан сөйләшергә ярамаганын балалар да белеп үсәргә тиеш.
Моңа бәйле аяныч хәбәрләрнең берсе Вьетнамда булган. Ханойда яшәүче 14 яшьлек кыз йоклап ятканда үзе дә сизмәстән янындагы айфон чыбыгына кагыла. Өзелергә торган кабельне ул изолента белән урап куйган була, тик бу гына аны үлемнән саклап кала алмый. Кызганычка каршы, кызны ток суга. Хәтта ашыгыч рәвештә килгән табиблар да аңа ярдәм итә алмый. Баланың әти-әнисе белдерүенчә, ул һәр көнне айфонын янына алып йоклаган. Төнгелеккә зарядкага куеп ятарга да гадәтләнгән була. Әлбәттә, кыз кабель чыбыгының ватык булуын белгән, хәтта аны изолента белән дә ураткан. Ә әти-әнисе бу хакта белә иде микән?
Еш кына яшь әти-әниләрдән 2-3 яшьлек кенә сабыйларының телефонда өлкәннәр аңлап җиткермәгән функцияләрне дә җиңел генә башкарулары турында мактану сүзләре ишетелә. Бик сирәкләр генә нарасыеның шушы яшьтә хәреф тануы, китап укуы, рәсем төшерүе белән горурлана. Балаларын шауламасын, комачауламасын өчен сәгатьләр буена телефон тоттырып утыртучылар да җитәрлек. Хәтта кабельнең токка тоташтырылган булуына да игътибар итмиләр. Кече яшьтәге баланың исә кулы җиткән бар нәрсәне авызына каба торган гадәте бар. Кайда гына, нинди кул белән генә тотылмаган пычрак телефонны да, өзелергә торган зарядка чыбыгын да. Өстәвенә ул электр тогына тоташтырылган да булса, бу хәлнең азагы бик аяныч тәмамланырга да мөмкин бит...

Фото: goldykids.com
Читайте нас: