+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2021, 14:40

Бала үзен симез дип исәпләгән...

Коточкыч фаҗигане тикшерергә кирәк булачак.

Чираттагы коточкыч фаҗига бөтен илне тетрәндерде. Социаль челтәрләрдә бүген бу хәл турында шау-шу тынмый. "Фонтанка" басмасы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, балалар мәйданчыгында кечкенә кызның гәүдәсе табылган...
Бәла кичә, 14 февральдә, Санкт-Петербургта булган. Басма язганча, 10 яшьлек кыз иртән кышкы киемсез генә чыгып киткән. Үзе белән урындык та алган. Әнисе йокысыннан уянгач, баланы эзли башлый. Кызганычка каршы, ике сәгатьтән кызның балалар мәйданчыгында гәүдәсе табылган.
Тикшерү ачыклаганча, соңгы вакытта бала үзенең тышкы кыяфәте белән риза булмаган. Ул ашаудан баш тарткан, үзен симез дип исәпләгән. Ләкин кызда артык авырлык булмаган. Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүне дәвам итә.
Хәзер инде кызның мондый адымга баруын ачыклар өчен зур тырышлык салырга кирәк. Гадәттә, кеше үз-үзенә кул салганчы ниндидер проблеманы хәл итә алмаудан интегә. Кызның психикасына да телевизордан, Интернеттан күрсәтелгән нәзек гәүдәле модельләр тәэсир итүе ихтимал.
Фото: tarakann.ru
Читайте нас: