Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2021, 13:25

Башкортстан гөлләмәсендә күркәм чәчәк ул!

“Рәйхан” клубы оештырылуга бер ел тулды

“Рәйхан” клубы оештырылуга бер ел тулды
Рәйханлыларны асыл кошларга да, гөлләр дөньясын балкытып торучы хуш исле чәчәкләргә дә тиңләр идем. Актив эшләүче бу оешма, пандемиягә карамастан, бер ел эчендә шактый күркәм эшләр башкарырга өлгергән. Аның җитәкчесе, танылган шагыйрә, журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Халисә МӨХӘММӘДИЕВА белән әңгәмәләшәбез.
– Халисә Мәсгуть кызы, “Рәйхан” клубы оешмасы бер ел Сезнең өчен нәрсә ул, нинди үлчәмнәр белән үлчәнә? Клубның исеме тарих катламнарыннан бәреп чыккан “Рәйхан” җыры кебек тә, тамашачыны “зәңгәр экран”нар алдына җыйган тапшыру сыйфатында да әле булса халыкның күңелендә киң яңгыраш таба.
– Безнең өчен бу ел иң тәүдә яңа оешмага берләшү, аның составы формалашуы белән истәлекле. Ул, халкыбыз хакына кылган күркәм эш-гамәлләребез, кешеләр күңеленә салган мәгънәле сүзләребез белән билгеләнәдер, дип уйлыйм.
Башлангыч мәлдә клуб әгъзалары составында нибары ун кеше иде. “Рәйхан”га нигез салучылардан клубның беренче утырышына килгән гармунчыбыз Диния Бурангулова, моңлы сандугачларыбыз Римма Сөләйманова, Әлфинә Фатыйхова, Фирүзә Әһлиуллина, Нәфисә Дибаева, Әлфия Янова һәм башкаларны билгеләп үтәргә мөмкин. Бүген клуб чатында теркәлгән илледән артык әгъзабыз бар. Биш дистә – иң активлары гына, ә клуб канаты астында үткән бәйрәмнәрдә алар бик күпкә артып китә. Уфада гына түгел, республиканың төрле шәһәр-районнарында яшәүче дусларыбыз белән дә тыгыз элемтәдә торабыз.
– Шушы кыска гына вакыт эчендә рәйханлылар башкарган күркәм эш-гамәлләренә аерым тукталып үтәсе килә.
– Безнең клуб үз теләгебез, үз көчебез белән оештырылды. Җыелышып сөйләшү, серләшү, чаралар уздыру өчен бик шәп урыныбыз да барлыкка килде. Бу уңайдан без арендалаган кафеның Гөлфия Батырова кебек егәрле һәм киң күңелле җитәкчесенә зур рәхмәт. Биредә безгә бөтен шартлар тудырыла, һәрчак ачык йөз белән каршы алалар.
Төп чаралардан татар телендә үткән Яңа ел кичәсен аерым билгеләп үтәсе килә. Алып баручылар да, катнашучылар да туган телебездә чыгышлар ясап, күңелләрне сөендерде. Бу кичәдә Кыш бабай Әнвәр Мәҗит улы белән Карсылу Зөмәрә Әхияретдин кызы безнең йөзек кашыбыз булды.
Беренче көннән үк клубта төрле милли бәйгеләр оештырыла. “Иң тәмле ризык” бәйгесендә, мәсәлән, Ризана Нигъмәтдинова җиңү яулады. “Ретро җырлар” бәйгесендә Әлфинә Фатыйхова ал бирмәде. Ә “Иң яхшы татар биюе”ндә Мәшүдә Хәниповага җиткән кеше булмады.
Халкыбызның милли бизәкләрен яшәтүне үзенең максаты итеп алган “Рәйхан”, беренче көннән үк күргәзмәләр, осталык дәресләре үткәргән Римма Сөләймановага рәхмәтле. Ул чараларны кызларны гына түгел, егетләрне дә кызыксындырырлык итеп оештырды. Клубта калфак, алъяпкыч, хәситә тегү серләре үзләштерелде.
– Билгеле булуынча, клубта танылган шәхесләр белән очрашулар да еш оештырыла.
– Шундый очрашуларның берсе “Татар-төрки исемнәре”нә багышланды. Клуб утырышында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты профессоры Лотфулла Хәбибов бик фәһемле чыгыш ясады. Кайсы исем кайсы халыктан килеп кергәнлеген аңлатты.
– Халкыбызның башкаладан читтә яшәүче уллары һәм кызлары турында хәстәрлек күреп, күчмә утырышлар үткәрү мөмкинлегеннән дә бик оста файдаланасыз.
– Әйе, шундый утырышларның берсе Кушнаренко районының Акъяту авылы клубында үтте. Клуб әгъзалары авыл халкына үз программасын тәкъдим итте, кушнаренколылар җырлы-моңлы күчтәнәчләреннән авыз иттерде.
– “Рәйхан” клубы быел Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә дә катнашты.
– Әйе, елның иң җаваплы чарасында, татарча онлайн диктант язуда катнашып, белемнәребезне генә түгел, рухыбызны да баеттык. Пандемия шартларында утызга якын әгъзабыз, саклагыч битлекләр киеп, клубка килеп диктант язды, моның белән милләтебез алдында зур батырлык күрсәтте, дип әйтер идем. Безгә өйдән торып язучылар да, районнардагы дусларыбыз да кушылды. Бу эштә “Китап” нәшрияты мөхәррире Фирдинә Зиннәтуллина, югары белемле филологлар Кадрия Сәләхова, Галия Арсланова зур ярдәм күрсәтте. Алар диктантларны тиз арада бөтен таләпләренә туры китереп тикшерде. Диктант клуб әгъзалары өчен белемнәребезне сынау гына булмады, җылы аралашуга әйләнеп, күңелләребезгә матур хатирә буларак сеңеп калды.
– Якташыбыз, татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәре буенча оештырылган онлайн конференция дә бик җанлы үтте. Шушы үзенчәлекле әдәби конференция турында да сөйләп үтсәгез иде.
– Тормыш онлайн калыпка күчкәч тә аптырап калмадык. Олуг әдибебез Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча укучылар конференциясе оештырдык. 55 ел элек язылган бу әсәр бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган.
Әмирхан Еники хикәяләренә тормыш диалектикасы турында уйланулар хас. Язучы үткәннәр белән хәзерге арасындагы бәйләнешләр хакында тирән фикер йөртә, хәзеге тормыш ыгы-зыгысы эчендә милләтебезнең кайбер күркәм традицияләре югала баруына борчыла. Болар әлеге әсәрдә Акъәби образы аша күрсәтелә. Оныкларының туган телен белмәве аны пошаманга сала. Халыкның рухи байлыгының үтә дә кадерлесе, гасырлардан килгәне, иң зурысы туган тел икәнлеге үзәккә куела.
Онлайн очрашуны Гүзәл Әхмәдишина алып барды. Ул – Әлшәй районының Нигъмәтулла авылы китапханәчесе. Конференция башында язучының тәрҗемәи хәле белән танышу булды, аннан соң укучылар алдына ике сорау куелды: ни өчен балалар әниләре белән утырып сөйләшергә вакыт тапмаган? Икенчесе: Акъәбинең оныкларының туган телен белмәвендә кем гаепле?
Әлбәттә, фикер алышу зур бәхәс тудырды. Берәүләр, балаларына тиешле тәрбия биреп бетерә алмаган, дип, Акъәбине гаепләргә тырышса, икенчеләре: “Заманы шундый, нишлисең, башкалар кебек яшисең инде”, – дип, геройларны яклады. Вера Мөсәбирова исә мәсьәләне катнаш гаилә шартларында аңлатырга тырышты. Ә Кушнаренко районы мөслимәләре җитәкчесе Рәсимә Гаделова, Уфадан Зөмәрә Юнысова, Чишмә районыннан укытучы Галия Арсланова ана телен өйдә барысы да тиешенчә өйрәтә алмый, аны мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен хөкүмәт алдында җитдирәк күтәрү кирәклеген җиткерделәр.
– Туган тел, рух, милләткә багышланган Сезнең эшчәнлек җәмгыятьтә һәрвакыт зур кызыксыну уята. “Рәйхан” тапшыруы, хәзер инде “Рәйхан” клубы халыкның рухи үсешенә, милли тойгылар һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә. Күптән түгел Сез Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән дә бүләкләндегез. Бу бүләккә Сез күптән лаек шәхес инде.
– Бу – уртак шатлык. Шуны сызык өстенә алып әйтәсем килә, әйе, мондый бүләкне берьеллык хезмәт өчен генә бирәләрдер, дип уйламыйм. Мин бөтен гомеремне милләтемә хезмәт итүгә багышладым, моңа халкым шаһит. Медаль алуым – хезмәтемә генә түгел, рухташларым эшчәнлегенә, аларның да милләт үсешенә керткән хезмәтләренә бирелгән бәя. Шулай ук рәйханлыларның бердәмлеге нәтиҗәсе дә. Татар дөньясында нинди бәйге үткәрелсә дә, анда бик теләп катнаша безнекеләр. Бөек Җиңүгә бәйле конкурста, Җәлил укуларында, “Татар сүзе” бәйгесендә, “Татар җыры”нда, Гафури флешмобында катнаштылар. Гамбәрия Харрасова, Вера Мөсәбирова, Зәйтүнә Сәгъдиева, Гүзәл Әхмәдишина, Галия Арсланова, Римма Даукаева, Рәүфә Еникеева һәм башкалар бик актив булды бу чараларда. Башкортстан буенча үткәрелгән Җәлил укуларында үз яшендәгеләр арасында Зәйтүнә Сәгъдиева – икенче, Вера Мөсәбирова өченче урын яуладылар. Рәйханлылар, Башкортстанда, Татарстанда чыгучы татар матбугатына язылды.
Рәйханлылар республикада кайчандыр “Котлы булсын күлмәгең” проекты белән чыккан иде. Клуб халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, авыз-тел иҗатын тергезүне максат итеп куйды, дидек. Бу өлкәдә безнең тәҗрибә бар. “Рәйхан” вокал һәм бию ансамбле оештырылды. Инде Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме белән уен кораллары алсак һәм милли киемнәребез дә булса, ниятләребез тизрәк тормышка ашар иде. Алда зур эшләр тора. Тагын да күбрәк рухташларны тартырга, авыл халкын җәлеп итәргә, яңа проектларны тормышка ашыруны дәвам итәргә кирәк.
“Рәйхан”– назлы чәчәк исеме, Тукай сүзләре белән әйткәндә, хуш ис, саф җил мәгънәсен аңлата. Без дә, республикада яшәүче татар халкы вәкилләре буларак, Башкортстанның күпмилләтле гөлләмәсенең күркәм чәчәге, бизәге булып торырбыз, дип ышанабыз.
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Сезгә уртак максатта җимешле эшләр телибез!
Рәзилә НИЗАМОВА әңгәмәләште.
Читайте нас в