Бу хәл ял көнне башкалада булган.
Уфада 13 февральдә полициягә өч мәктәп укучысын кыйнау турында гариза килгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, башкаланың Вологодский урамы, 52 адресы буенча урнашкан кибеттә, касса янында өч 11нче сыйныф укучысы белән бер ир арасында конфликт килеп чыккан.
Ир мәктәп укучыларын кыйнап, аларга тән җәрәхәтләре салып, качып киткән. Үсмерләр, медицина ярдәме сорап, табибларга мөрәҗәгать иткән.
"Ирнең шәхесе ачыклана, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Бу хәл турында кем дә булса белә икән, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз” ,- дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото:ufa.rbc.ru