-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2021, 18:30

"Сезнең хәрби, патриотик тәҗрибә - безгә, үсеп килүче буынга кирәк"

Бүген Русиядә Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән солдатларны искә алалар.

Бүген Русиядә Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән солдатларны искә алалар.

Әлеге дата совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган — бу нәкъ 32 ел элек, 1989 елның 15 февралендә булды. 1979-89 елларда бу ил территориясендә хәрби хәрәкәтләр барышында 15 меңгә якын совет солдаты һәлак булган.

2011 елга кадәр 15 февраль яугир-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелде, әмма рәсми статусы юк иде. Яңа дата чит илләрдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, Ватанга фидакарьлек һәм тугрылык күрсәткән Русия гражданнары турында бердәм хәтер көне буларак гамәлгә куелды.

Бүген, 15 февральдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган тантаналы митингта катнашты. Республика җитәкчесе «Кайгылы ана» мемориалына чәчәкләр салды.

Тантаналы чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

– Без Әфганстан сугышы ветераннарын гына түгел, илебездән читтә 30дан артык кораллы бәрелешләрдә катнашучыларны да хөрмәтлибез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Без мондый батырларны тәрбияләгән аналарга рәхмәтле һәм хәтеребездә мәңге яшь булып калучылар алдында баш иябез. Ветераннарга рәхмәт белдерәбез. Нәкъ менә хәзер сезнең хәрби, патриотик тәрбия безгә, үсеп килүче буынга кирәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: