Бу гыйбрәтле хәл ут күршебез Татарстанда шушы көннәрдә теркәлгән. Үзен банктан дип таныштырып шалтыраткан адәм телефон аша бер ханымның 100 мең сум акчасын урлаган, ә аннары... чишенергә кушкан.
Әлмәт шәһәрендә гомер кичерүче 32 яшьлек хатын-кызга банктан шалтыратканнар. Элемтәгә чыгучы, әлбәттә, үзен банкның хәвефсезлек бүлеге хезмәткәре дип таныштырган (акчагызны урларга җыенучымын, дип әйтмәс бит инде!) Хатын белән килеп туган хәлне җитди генә аңлаткан: имеш, ханымның картасыннан барлык булган акчаларын ниндидер җинаятьчеләр үз исәбенә күчерергә маташа. Әлеге хәлдән тиз арада чыгу өчен "банк хезмәткәре" нишләргә кирәклеген дә сөйләп биргән.
"Һич борчылмагыз, акчаларыгызны саклап калып була, тик моның өчен телефоныгызга мошенникларның гамәлләреннән саклаучы приложение куярга кирәк", - дигән ул. Моңардан соң "банк вәкиле" ханымга акчаларын резерв исәпкә күчереп торырга тәкъдим иткән. Тегесе шунда ук бу эшне башкарган: 100 мең сум акчасын, икегә бүлеп, күрсәтелгән исәпкә күчергән.
"Арытаба ни эшләргә?" - дигән сорауны биргәч, "Чишенегез!" дигән җавапны һәм шаркылдап көлүне ишетеп, артына авып китә язган. Шуннан соң гына аның башына акчасын үз куллары белән каракларга бирүе барып җиткән. Ул полициягә йөгергән.
Әлеге вакытта оятсыз алдарны эзләү дәвам итә.
Фото: infpol.ru