+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2021, 13:20

Фотохәбәрче Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан

Хөрмәтле дуслар, Совет чорын искә алыйк әле. Сезнең игътибарга 1975 елның 28 апрелендә Дүртөйле районында төшерелгән үзенчәлекле фотосурәтне тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле дуслар, Совет чорын искә алыйк әле. Сезнең игътибарга 1975 елның 28 апрелендә Дүртөйле районында төшерелгән үзенчәлекле фотосурәтне тәкъдим итәбез.

1942 елның мае, Совет халкы бердəй булып Сталинград шəһəрен немец илбасарларыннан сакларга баса. Шушы дəһшəтле көннəрнең берсендə Уфада махсус комсомоллар эшелоны төзелə. Ул 1745 Башкортстан кызын — комсомолкаларны Сталинград фронтына алып китə. Алар арасында комсомолның район комитеты секретаре Гөлҗиһан Рәкыйпова җитəкчелегендə Дүртөйле районыннан 50 кыз бар иде. Аларны Дүртөйле халкы 5 майның кояшлы иртəсендə пристаньда озатып кала.

Тылдагылар “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” лозунгы астында эшли. Дүртөйле МТСының хатын-кызлар тракторчылар бригадасы әгъзалары фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтә.

“Кызыл таң”ның фотохәбәрчесе Әгъләм Зараев батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән бер төркем хатын-кызларны төшереп алган: трактор бригадасы әгъзалары Гыйльмеҗиһан Хәбибрахаман кызы Хәбибрахманова, Минзифа Гайнулла кызы Гайнуллина, сугыш ветераны Зәйтүнә Хәдимулла кызы Хәдимуллина, трактор бригадасы бригадиры Фатыйма Фазлетдин кызы Фазлетдинова, сугыш ветераны Василиса Петровна Егорова, трактор бригадасы әгъзасы Әлфинур Гыйльман кызы Муллагалиева, трактор бригадасы бригадиры Фәүзия Каһарман кызы Каһарманова, трактор бригадасы әгъзалары Әнүзә Зәки кызы Бакирова, Фәһәмия Закир кызы Закирова, Галимә Мөхәммәтдин кызы Мисбахова, Хәсибә Фәтхетдин кызы Ясәвиева.

Әгъләм Зараев фотосы.
Читайте нас: