-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2021, 17:20

"Кулларын-аякларын кузгата алмый иде"

Үткән төндә республикага килгән салкыннар кайберәүләрнең сәламәтлегенә зыян салган.

Кичә, 16 февраль көнне, Яңавыл районының Ямады авылы табиб амбулаториясенә өлкән яшьтәге туңган ирне китергәннәр.
"Яңавыл таңнары" басмасы хәбәр иткәнчә, иргә якынча 80 яшь. Шул ук вакытта ул үзе турында берни дә сөйли алмый. Табиблар бәхетсез кешенең бик нык өшегәнлеген ачыклаган.
Пенсионерны үлемнән Иске Варяш авылында яшәүче коткарган. Ир кеше караңгы төшкәч Яңавыл ягына таба барган булган. Шунда юлда яткан кешене күргән. Әлбәттә, узып китә алмаган һәм картка ярдәмгә килгән. Бәхетсез кеше инде кулларын һәм аякларын хәрәкәтләндерә алмаган - күрәсең, озак вакыт җирдә яткан булган.
Бәхеткә, табиблар пенсионерны җылыта алган. Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, зыян күргән бабайны Яңавылга дәваханәгә җибәргәннәр.
Фото: nachedeu.com
Читайте нас в