+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2021, 14:05

"Маймыл булып калуга өстенлек бирәм"

Бу сүзләрне 23 февральгә сабын, кырыну әйберләре алып өйрәнгән ирләр әйткән.

23 февральгә ир-егетләр нинди бүләкләргә өстенлек бирә? Белгечләр шундый тикшерү үткәргән. Дөресрәге, алардан нинди бүләккә шат булмаулары турында сораганнар. Тикшерүдә берничә мең ир-егет катнашкан.
Беренче урында - носки. Кырыну, эчке кием һәм парфюм моннан чак кына калыша. Өченче урында - кружкалар, душ өчен гельләр һәм шампунь.
Калган кирәкмәгән бүләкләр бик күп тавыш җыймаган. Шулай да бу исемлектә тиз эри торган кофе (бик кыйммәт булса да), коры паек, тузан җыючылар (сувенирлар, магнитлар һәм башка вак-төякләр), календарьлар, "соңыннан бүләк итү турында вәгъдәләр" һәм акча бар.
Ә менә уен "приставка"лары, алкоголь, эш кораллары һәм техника - почетта.
Якыннарыбызны сөендерергә онытмыйк, кызлар!
Фото: luckclub.ru
Читайте нас: