+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2021, 14:00

Нострадамус 2021 елда искиткеч вакыйгалар фаразлаган...

2020 елдан соң кешелекне инде берни белән дә гаҗәпләндереп булмас дисезме? Нострадамус фаразларына колак салыгыз...

2020 елдан соң кешелекне инде берни белән дә гаҗәпләндереп булмас дисезме? Нострадамус фаразларына колак салыгыз...
Күрәзәче сүзләренчә, 2020-25 елларда “коточкыч ямьсез сабый” дөньяга киләчәк. Бу куркыныч баладан биш елга сузылачак вакыйгалар башланачак икән. Вакыйгалар бөтен дөньяны тетрәндерәчәк, имеш. Бу канатлы фаразны кайберәүләр ниндидер киборг, робот, ясалма интеллект барлыкка киләчәге белән дә аңлатып карый.
2021 елга күрәзәче коточкыч катаклизмнар да фаразлаган. Хәер, алар 2020 елда ук башланды инде – янгыннар, җир тетрәүләр... 2021 елда тагын да куркынычраклары көтелә микән?..
Нострадамус фаразларын канатлы шигъри юллар белән язган. Аларны аңлавы авыр. Шулай да күп фаразларының чынга ашуы билгеле. Күрәзәче 2021 елда “табигатьнең ачуы килүе” турында да язган. Күп җәнлекләр үлеп бетәргә мөмкин, аеруча диңгез буенда яшәүчеләр.
Әлбәттә, күпләрне бер сорау аеруча борчый: өченче бөтендөнья сугышы булырмы? Нострадамусның мондыйрак юларын кемнәрдер сугыш башлануы дип аңлый: “Диңгездә дә, коры җирдә дә зур тавыш булачак”.
Ә менә Русиягә 2021 елда Нострадамус “Алтын гасыр” башланачагын фаразлаган. Бу вакытта безнең галимнәр искиткеч ачышлар ясарга, сәүдә, икътисад алга китәргә тиеш икән.
Фото: news.rambler.ru
Читайте нас: