“Инцидент” системасына мөрәҗәгать иткәннән соң Дуван районында транспорт проблемасы нәтиҗәле чишелешен тапкан.
Агымдагы ел башыннан Башкортстанда яшәүчеләр барыннан да ешрак торак-коммуналь хуҗалык эшенә зарланган. Бу хакта республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр итте.
Күптән түгел ул “Инцидент-менеджмент” системасы эшенә нәтиҗә ясады. Елена Прочаковская сүзләренә караганда, агымдагы елның беренче аенда торак-коммуналь хуҗалык эшенә 2529 кеше зарланган. “Бу җылылык өчен түләүләргә бәйле”, — дип аңлатты белгеч. Алга таба гражданнар арасында иң кискен темалар рейтингында социаль хезмәт күрсәтү (864 мөрәҗәгать), юллар (616), сәламәтлек саклау (463), төзекләндерү (367) һәм коронавирус (309) килә.
— Былтыр “Инцидент-менеджмент” системасында 58,7 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлгән һәм эшләнгән. Аларның күпчелеге өченче кварталга туры килә —16,8 меңнән артык, – дип белдерде ул.
Исегезгә төшерәбез: 2020 елның беренче яртысында иң күп мөрәҗәгатьләр (4 602) юллар белән бәйле иде, торак-коммуналь хуҗалык 3 493 шикаять белән икенче урынны биләде.
Стәрлетамакның Төзүчеләр урамында светофорлар дөрес эшләми икән, шул сәбәпле бу урында даими аварияләр күзәтелә. Халык шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итсә дә, проблема һаман да хәл ителми, дип язганнар республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге битендә әлеге шәһәрдә яшәүчеләр.
Бу мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы теркәгән һәм тиешле органнарга юллаган. “Февраль башыннан светофорлар тиешле режимда эшли. Җавапсыз водительләр светофор баганасына бәрелеп, кабельгә зыян салуы сәбәпле, ул дөрес эшләми башлаган иде, җитешсезлек төзәтелде”, дип җаваплыйлар Стәрлетамак шәһәре хакимиятеннән.
Дуван районының Заимка авыл Советына караучы Аязтамак авылында яшәүче күпбалалы ана, авыл биләмәсенең мәдәният хезмәткәре Дарья Сисанбаева юл бәласе турында бәян итә. Әлеге авыл район үзәгеннән 120 чакрым ераклыкта урнашкан. “Балалар белән еш кына поликлиникага яисә эш буенча киңәшмәләргә чыгарга туры килә, ә маршрут автобусы йөрми. Үземнең машинам юк, район үзәгенә барырга транспорт юк, күпләр шушы хәлдә яши. Мәсәгуть — Заимка маршруты кайчан да булса ачылырмы?”— дигән сорау куя ул.
Дуван районы хакимиятеннән килгән җавапта 9 февральдә Заимка — Мәсәгуть маршруты буенча автобус рейсы җибәрелүе турында белдерелә. Иртәнге җидедә Мәтәүле авылыннан 19 урынлык “Мерседес” автобусы Мәсәгуть ягына кузгала. Кире якка ул автовокзалдан 16.00 сәгатьтә юлланачак. “Халык бу яңа маршруттан актив файдаланыр дигән өметтә калабыз”, дип язган район хакимияте башлыгы Фаил Мөхәммәдиев.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.