-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2021, 18:50

Реконструкциядән соң Мари тарихи-мәдәни үзәге ачылды

Бүген Мишкә авылында Мари тарихи-мәдәни үзәге бинасын реконструкциядән соң ачу тантанасы булды. Реконструкция 2019 елның августыннан 2020 елның декабренә кадәр "Башкортстанның 100 еллыгына - 100 объект" проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Хәзер учреждениедә интерактив музей, һөнәрчелек, тавыш язу кабинетлары, киностудия, актлар залы-трансформер җиһазландырылган.

Тантанада республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Дәүләт думасы депутаты, Русия Паралимпия комитеты вице-президенты Рима Баталова, “Русия мариларының федераль милли-мәдәни автономиясе” Советы рәисе, Дәүләт думасы комитеты рәисе урынбасары Лариса Яковлева, Башкортстан халыкларының дуслыкец йорты директоры Илгиз Солтанморатов, Марий Эл Республикасы иҗтимагый-сәяси үзәге директоры Эдуард Александров, "Эрвел Марий" төбәк мари милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Ялаев катнашты.
Кунаклар станоклар һәм 3D принтер белән җиһазландырылган һөнәрчелек остаханәсендә, тавыш яздыру студиясендә, эш кабинетларында, шулай ук мари мәдәниятенең интерактив музеенда булдылар.
- Бу музей - безнең республикада бердәнбер, ул уникаль. Мишкәлеләр һәм район кунаклары өчен кызыклы экскурсияләр уздырабыз , - дип сөйләде Мишкә тарих-туган якны өйрәнү музееның әйдәүче методисты Ильяс Яхин.
200 урынга исәпләнгән яңа күпфункцияле конференцияләр залында беренчеләрдән булып Башкортстанның дәүләт бүләге тапшырылды. Вице-премьер Азат Бадранов Краснокама районы "Эрвел Марий" иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Раиса Сатаевага Халыклар дуслыгы ордены тапшырды.
Фото: рravitelstvorb.ru
Читайте нас: