Бүген "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Республикасы балаларына «Экстремаль хәлләрдә шәхси батырлык күрсәткән өчен» Русия Федераль җыелышы Федерация советының истәлекле медальләрен тапшыру тантанасы үтте.
Чара Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ярдәмендә парламентның югары палатасы тарафыннан оештырылды.
Тантанада Федерация советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Русия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов катнаштылар.
Беренче тапкыр каһарман балаларга Федерация советының "Батырлык өчен" махсус медале тапшырылды.
- Бүген - үзенчәлекле, тантаналы көн. Без чит кайгыга битараф калмаганнарны һәм үз гомерләрен куркыныч астына куеп, бәлагә тарыган кешеләргә ярдәмгә килгән кешеләрне хөрмәтлибез. Яшь булуларына карамастан, бу үсмерләр кешелекнең иң яхшы сыйфатларын - мәрхәмәт, шәфкатьлелек, ныклык һәм батырлык үрнәкләрен күрсәтте, - диде Лилия Гомәрова.
Бу медальләр Глеб Пахомов, Каролина Сазонова, Искәндәр Зөфәров, Дмитрий Александровка тапшырылды. Алар барысы да - бөек илнең зур йөрәк һәм курку белмәс рух иясе булган кечкенә гражданнары. Аларның батырлыгы ата–аналарның, укытучыларның дөрес тәрбия нәтиҗәсе булып тора.
Фото: Башинформ