+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2021, 20:25

Урманнарга керсәң...

Быел урманнардан файдалануның дистанцион мониторингы буенча эшләр 15 урманчылык территориясендә планлашырылган, алар – Әбҗәлил, Балакатай, Белорет, Бөрҗән, Дуван, Инҗәр, Кананикольский, Күгәрчен, Караидел, Нуриман, Макар, Салават, Уфа, Учалы, Яңавыл урманчылыклары. Гомум мәйдан 32 миллион гектар тәшкил итә, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 35 процентка күбрәк.

Шул ук вакытта Дуван, Караидел, Нуриман урманчылыкларында өзлексез дистанцион мониторинг үткәрелә.
– Дистанцион мониторинг системаларын куллану җинаятьләрне кисәтергә, урман фондының торышын билгеләргә мөмкинлек бирә, – ди Урман хуҗалыгы федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Юнир Садыйков. – Моннан тыш, урманчылыкларның арендаторларын һәм вазыйфадагы кешеләрен дистанцон мониторинглау турында искәртү урманнардагы хокук бозулар динамикасына уңай йогынты ясый.
Урманнарны законсыз кискән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Фото:
rasfokus.ru
Читайте нас: