+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2021, 19:25

Ватанны саклаучылар, рәхмәт сезгә!

Бүген Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика халкын бәйрәм белән котлады һәм республиканың батыр егетләренә генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.

Бүген Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика халкын бәйрәм белән котлады һәм республиканың батыр егетләренә генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.

- Ватанны саклаучылар көне - ул бөтен ил билгеләп үтә торган бөтенхалык бәйрәме. Ул күпгасырлык бөек тарихны һәм Ватаныбызның бүгенге көнен, русиялеләрнең барлык буыннарын берләштерә, – диде республика парламенты Рәисе. - Бу көнне без Русия Армиясе яугирләрен данлыйбыз. Үз һөнәре итеп хәрби хезмәтне сайлаучыларның барысын да.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Без шулай ук яугир-интернационалистларга, локаль конфликтлар ветераннарына, тынычлык урнаштыру миссияләрендә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Без геройлар тәрбияләгән әниләр алдында баш иябез. Хәтер һәм Дан елында Уфага «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү аларның фидакарь хезмәтенә лаеклы бәя булды.

Константин Толкачев шулай ук Башкортстанның хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр һәм мобилизацион әзерлекне оештыру, чакырылышны үткәрү дәрәҗәсе буенча илдә иң яхшыларның берсе булуын билгеләп үтте. Узган елда Русия Армиясен республикадан 9 меңнән артык егет тулыландырган.

– Республика җитәкчелеге адресына еш кына хәрби частьләрдән рәхмәт хатлары килә. Командирлар яхшы әзерлекле, аеруча җаваплылык һәм якташларыбызның намуслылыгын билгеләп үтә, - диде Константин Толкачев. – Алар гаскәрләрнең барлык төрләрендә дә диярлек хезмәт итә, өйрәнүләр, походлар һәм марш-бросоклар вакытында хәрби күнекмәләр ясыйлар. Без сезнең белән илебез армиясенең хәрби әзерлегенә ышана алабыз.

Хөрмәтле дуслар, түбәндәге сылтама аша генерал Шәйморатов орденын алучылар белән таныша аласыз:https://pravitelstvorb.ru/lonely-files/lonely-files/Список%20награждённых%20(2021.02.20).pdf

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан
Читайте нас: