+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 февраль 2021, 10:00

Акцияләргә кушылыгыз, дуслар!

Республикада 19-23 февраль көннәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар уза. Алар арасында мәгариф оешмаларында #РодныеОбъятия" һәм #"НашиЗащитники" акцияләре аеруча якты һәм киңкүләм булачак.

Республикада 19-23 февраль көннәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар уза. Алар арасында мәгариф оешмаларында #РодныеОбъятия" һәм #"НашиЗащитники" акцияләре аеруча якты һәм киңкүләм булачак.

#РодныеОбъятия акциясе кысаларында социаль челтәрләрдә видео һәм фотоконтент урнаштырыла, анда яшьләр үзләренең туганнарын Ватанны саклаучылар: абыйлары, бабайлары, әбиләре, әтиләре һ.б. публикацияләр урнаштыра. Иң мөһиме - язма астына "Родные объятия" дигән хэштег язып куярга кирәк. Аның ярдәмендә барлык кешеләр сезнең язма белән таныша алачак.

#НашиЗащитники акциясе берничә чараны үз эченә ала, шуларның берсе - бәйрәмгә багышланган котлаулар: вузларда, һөнәри белем бирү оешмаларында, мәктәпләрдә кызлар үзләренең дус егетләрен бәйрәм белән котлый, үз көче белән концерт номерлары оештыра.

#НашиЗащитники флешмобы кысаларында катнашучылар социаль челтәрләрдә видеолар урнаштыра, анда укытучы хатын-кызлар үзләренең коллегаларына, ир-егетләргә узган елда яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерә.

Хөрмәтле дуслар, сез дә бу акцияләргә кушыла аласыз һәм социаль челтәрләрдә шушы хештеглар куйган кешеләрнең язмаларын карый аласыз!

Фото: Башинформ
Читайте нас