Сәрхүшләрне айныткычка урнаштыру тәртибе эшләнде.
Айныткычларны кире кайтару турында хәбәр ителгән иде. Әлеге айныткычларга җәмәгать урынында аяктан егылганчы исереп йөргән һәм җитди медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләрне китерәчәкләр дип фаразланган иде. Шулай ук аерым үзенчәлекләрне, сәрхүшләрне айныткычка урнаштыру тәртибен эчке эшләр органнары эшләячәк диелгән иде. Ниһаять, Русия Эчке эшләр министрлыгында айныткычларга һәм полиция бүлекчәләренә исерек хәлдәге гражданнарны китерү тәртибен эшләгәннәр. Эчке эшләр министрлыгы проекты аларны үз фатирларыннан өйдәгеләрнең язма гаризасы буенча алып китәргә мөмкин дип күздә тота. Мәскәү төбәкара полициясе һәм Нацгвардия профсоюзы рәисе Михаил Пашкин мондый тәртип җинаятьләрне кисәтү мөмкинлеге бирәчәк, дип саный.
Закон кысаларында полиция хезмәткәрләренә исерек гражданнарны, әгәр алар «мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмаса», яки “әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра икән”, аларны җәмәгать урыныннан айныткычларга һәм полиция бүлекчәләренә алып китәргә рөхсәт ителә.
Хәбәр ителгәнчә, узган ел азагында Русиядә айныткычларны кабат эшкә кушу турындагы указга Президент Владимир Путин кул куйды. Шул ук вакытта айныткычлар түләүле булачак. Дәүләт думасында билгеләп үтелгәнчә, айнып чыгу сәрхүшкә 1,5-2 мең сумга төшәчәк.
Фото: pixabay.com.