21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Уфада бәйрәм акциясе узды.
Оештыручылар - Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм республика Халыклар дуслыгы йорты.
Ял көнендә "Мега" сәүдә үзәгенә килүчеләрне милли киемнәрдәге гүзәлләр – "MISS INTERNATIONAL UFA" проектында катнашучылар, шулай ук республика Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре каршы алды. Алар кунакларга бәйрәм турында сөйләде, һәркем кызлар белән фотога төшә алды. Мәйданчыкта кунаклар өчен брендлы видеороликлар әзерләүче видеограф та эшләде.
Чарада барлыгы 100дән артык гаилә катнашты. Алар туган телләр белән бәйле катлаулы сорауларга җавап бирде, ә иң кыюлары тирмәләрнең матур бизәлеше белән якыннан танышты.
Фото: addnrb.ru сайтыннан