Дистә елдан артык инде якташыбыз Илдар Ибраһимов әлеге бәйрәмне хәрби хезмәттә каршылый.
“Дөнья тирәли хәрби поход өчен”, “Кырымны Русиягә кайтаруга көч салган өчен”, “Эльбрус тавына менү буенча ярышта беренче урын өчен”, “Махсус тәгаенләнештәге хезмәтләрдә күрсәткән батырлыклары өчен” медальләре белән бүләкләнгән Илдар Айдар улы. Әле яшь кенә булуына карамастан, “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” дигән исемгә дә лаек булган батыр ир-егет.
Сабыр холыклы, кайчак оялчан егетне район гына түгел, республика горурлыгы да булыр дип күз алдына да китермәгәндер авылдашлары. Ә акыллы, үткен зиһенле малай балачактан илебезне сакларга, якларга хыялланып үскән.
Аскын районының Чишмә-Үрәкәй авылында 1986 елның 11 августында Гөлүсә һәм Айдар Ибраһимовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Дүрт кыз арасында үссә дә, балачактан ук батыр йөрәкле, кыю була.
Мәктәп елларында Илдарны оста рәссам буларак истә калдырганнар. Ленин бабай портретын ясау булсынмы, география дәресенә карталар әзерләү булсынмы, барысы да Илдарның оста кулы аша үткән. Ә тирә-як мохитне сурәтләү осталыгына барысы да таң калган. Әле дә Илдарның табигать күренешләре сурәтләнгән картиналары туган өйләрен бизәп тора.
– Ул вакытта өйдә бала карап утыра торган заман түгел иде. Бәләкәй булуларына карамастан, я әнигә кертеп калдырабыз, я үзләрен өйдә бикләп, колхозга эшкә китәбез. Тышта балалар уйнап йөргәндә өйдә утыралармы соң! Илдар тәрәзәдән сикереп төшә икән дә, сеңлесен баскыч алып килеп төшереп, уйнарга чабалар икән. Берсендә шулай мин эштән кайтышлый урамда уйнаган балалар: “Илдар танк астында калды!” – дип кычкырыша. Урамны төзекләндерүче зур техниканы танк итеп уйнап, шуның астына кереп яткан бала. Ярый әле көрәге күтәрелгән булган, Аллаһы Тәгалә саклаган, – дип искә ала әнисе Гөлүсә.
Шулай “хәрби” уеннар уйнап, армия хезмәтенә балачактан әзерләнеп үскән Илдар.
Авыл эшләреннән буш вакытларда җәен ат та саклаган Илдар. Сабантуйда ат чабышларында да катнашкан. Атларга мәхәббәт әле дә күңел түрендә. “Контракт буенча хезмәтне тәмамлап кайткач, ат асрап карар идем”, – ди ул.
Сәнгать училищесында укыганнан соң 2005 елда үз теләге белән хәрби хезмәткә юллана егет. Башта Хабаровск краенда 6 ай уку-өйрәнү курсларын үтә, калган ел ярымын Амур өлкәсендә разведкада механик-водитель булып хезмәт итә.
2007 елның 1 мае Ибраһимовлар гаиләсе өчен өчләтә бәйрәм була: Яз һәм хезмәт бәйрәме, Гөлүсә Хәерзаман кызының туган көне һәм бердәнбер улларының армия сафларыннан кайтуы! Кайткач, Илдар Айдар улы Уфага Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасына эшкә керә. Ләкин анда бер ел тирәсе эшләгәннән соң, хәрби хезмәт янә үзенә тарта Илдарны. 2008 елның апрелендә контракт төзеп, Төньяк диңгез флотының танылган “Бөек Петр” авыр атом ракета крейсерына хезмәткә юллана. Биредә ул янгын сүндерүчеләр командиры булып хезмәт итә.
– Иң истә калганы ярты ел буе Төньяк боз һәм Атлантик океаннарны иңләп-буйлап йөзеп, экваторны кисеп чыгу булды. Безнең маршрут өч кыйтга: Европа, Көньяк Америка, Африка аша төзелгән иде. Крейсерыбыз Франция, Төркия, Ливия, Венесуэла, Көньяк Африка Республикасы һәм Һиндстан портларында туктап торды. Үз күзләрем белән әлеге илләрне күрү бәхетенә ирештем. Яңа елны Һиндстанда каршыладык. Карлы-бозлы Яңа елга күнеккәч, ничектер ятрак кебек тә булды. Барыбер туган як сагындыра. Экстремаль хәлләр дә булды. Мәсәлән, 9 баллы штормның нәрсә икәнен дә беләм хәзер. Сомали пиратларыннан танкерны коткарган чак та булды. Андагы алыштан соң өч ай үткәч кенә туганнар белән элемтәгә чыга алдым, – дип хәтерли Илдар Айдар улы.
Киләсе контракты Илдарны 2013 елда Кавказга алып килә. Кабарда-Балкарның Прохладный шәһәрендә хезмәт юлын дәвам итә ул. Биредә махсус тәгаенләнештәге хезмәтнең разведка идарәсендә хезмәт итә. Илебезнең кайсы гына төбәгенә куркыныч янамасын, кыю егетләрне нәкъ шунда “кайнар нокта”ларга җибәрәләр. Биредә дә ул күрсәткән батырлыгы өчен медальгә лаек була.
– Төрле шартларда ризыксыз калган вакытлар да булды. Командировкага чыкканда минем “Актүш” кушаматлы этем бар иде. Ул минем дус та, сердәшче дә, ә ашарга булмаган вакытта, җәнлекләр тотып, ачлыктан коткаручым да иде, – ди Илдар.
Хезмәт вакытында төрле ярыш-бәйгеләрдә дә актив катнашырга тырыша Илдар. Мәсәлән, Эльбрус тавына ул хезмәттәшләре арасыннан иң беренче булып менеп, беренче урын ала һәм “Русия альпинисты” медале белән бүләкләнә. Гер күтәрү, көрәш буенча ярышларда да беренчелекне бирми. Күрсәткән батырлыклары өчен янә медаль белән бүләкләнә.
2016 елда туган якларына әйләнеп кайта батыр ир-егет. Биредә аны хатыны Ләйсән өч кызлары белән түземсезләнеп көтә бит.
– Кыен чакларда һәрвакыт гаиләмне уйлыйм. Аларны күз алдыма китерәм дә рәхәт булып китә. Алар – минем таянычым, яңа үрләр яулауга дәрт һәм илһам бирүчем. Ялга кайтканда, әлбәттә, алар яныннан китәсе килми. Ләкин бергә хезмәт иткән егетләрне уйлыйм да, янә хезмәткә юлланам. Иңгә-иң терәшеп хезмәт иткән дуслар да бер гаиләгә әверелә, аларны да калдырып китеп булмый. Сагынган чакларда җырлап та җибәрәм. Үзебезнең татар җырлары юата да, күңелне дә күтәрә, – ди Илдар.
Ә кызлары әткәйләренең чираттагы ялын түземсезләнеп көтә башлый. Өлкән кызы Иделия, үскәч хокук саклаучы булырга хыяллана, ә уртанчы кызы Алсуның әтисе кебек хәрби хезмәткәр буласы килә икән. Төпчек кызы Индира әлегә бәләкәй. Ул да балалар бакчасында әткәсе белән горурланып, иптәшләренә үзенчә “мактана”.
Туган ягына кайткач, Илдар Аскын районы полиция бүлегенең тикшерү-оператив төркеменә дежур водитель булып эшкә урнаша. Бәйгеләрдә актив катнашуын да дәвам итә. Самбо, көрәштә җиңүләр яулый. Җыр бәйгеләрендә моңлы тавышы белән тамашачыларны сөендерә. Ләкин хәрби хезмәтне үз иткән җан түзеп тора мыни?! 2019 елда Илдар янә Кабарда-Балкарның Прохладный шәһәрендә хезмәтен башлый. Аңа “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” исеме бирелә.
– Кызларыбызны тәрбияләү ялгызыма гына авыр булса да, ирем белән аңлашып, тату яшибез. Сагынып көтәбез. Туган ягыбызны, республикабызны, илебезне саклавы белән чиксез горурланабыз, – ди җәмәгате Ләйсән.
Менә инде ничә еллар Илдар Ибраһимов Ватанны саклаучылар көнен ил сагында каршылый. Бүген дә ул Кавказ якларында балалары, гаиләсе, илебез тынычлыгы сагында тора.
Ример НАСРЕТДИНОВ.