Бу фаҗигадә җәяүленең дә гаебе бар икән. Ул юл кагыйдәләрен үтәмәгән.
Бу хәл 22 февральнең төнендә булган. Башкортстанның Мишкә районында урнашкан Яңа Акбулат авылында Ленин урамы буенча "Lada" машинасы руле артында 28 яшьлек кеше хәрәкәт иткәндә юлга 35 яшьлек Уфа кешесе чыккан. Ул тиешле булмаган урында юл аша чыгарга карар кылган булган.
Нәтиҗәдә, автомобильче җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар.
Башкортстанның Баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов юл-транспорт һәлакәтендә шоферның исерек хәлдә булуын билгеләп үтте. Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәл буенча тикшерү алып бара.
Гомумән алганда, соңгы тәүлектә ЮХХДИ хезмәткәрләре 35 исерек водительне тоткарлаган.
Фото: bash.news